65 яшьлек хатын-кыз үзен соңгы юлга озаткан чакта аңына килгән
Таиландта 65 яшьлек хатын-кыз үзен соңгы юлга озаткан чакта аңына килгән.
Туганнары аны узган төндә үлгән дип белгән. Мәетне кремацияләргә әзерләү өчен табутны ачкач, хатын-кызның селкенүен күреп алганнар. Бу хакта «Комсомольская правда» телеграм-каналы яза.
Хатын-кызны ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып киткәннәр. Табиблар аның беркайчан да йөрәге һәм сулышы алуы туктамаганын ачыклый. Бу хатаның сәбәбе гипогликемия була, ягъни, кандагы шикәр микъдарының критик күрсәткечләргә кадәр төшүе. Шушы халәт аның туганнарын хаталандыра да инде. Чөнки мондый авыру булганда, кеше тирән комага китәргә һәм үлгән кебек аңын югалтырга мөмкин. Хатын-кызга ашыгыч рәвештә медицина ярдәме күрсәткәннәр һәм дәваланып бетәргә өенә җибәргәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia