Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

65 ел парлы гомер

Шушы көннәрдә Шиланка авылында яшәүче Антонина һәм Федор Григорьевларның гаилә коруларына 65 ел тулды. Аларны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Миләүшә Зарипова һәм Анатыш авыл җирлеге хезмәткәрләре котлады.

65 ел парлы гомер-еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Шушы гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, өмет-ышаныч кирәк. Григорьевлар гаиләсе күпме еллар дәвамында бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, башкаларга да үрнәк гаилә булып гомер кичергәннәр. Күп еллар үткән, балалар үскән, оныклар туган. Бер-берләрен кадерләп яшисе дә яшисе әле бу бәхетле парларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев