50 елдан соң сыйныфташлар белән очрашу
50 ел... Артка борылып карасаң мәктәпне тәмамлаганга ярты гасыр гомер узган.
Балачак шатлыклары, шаян үсмерчак, сагындырган яшьлек тә бар анда.
Күңелдә иң кадерле, татлы хисләр уяткан, онытылмас истәлекләр калдырган мәктәп еллары бу көннәрдә барыннан да өстен булып әледән әле җанда калка. Хатирәләрне барлар өчен, күзгә-күз карашып, хәл-әхвәлләр белешер өчен 4 нче июль көнне сыйныфташлар очрашуына җыелдык без. Моннан биш дистә ел элек Балыклы Чүкәй мәктәбен тәмамлап төрле якка таралышкан егет-кызларны туган як янәдән үзенә сыендырды.
Үзгәргәнбез, язмышлар да төрлечә... Иң сөенечлесе, тормышта беребез дә адашып калмаган, үз сукмагын, үз юлын тапкан. Авылда калып туган җир, туган нигез хакын хаклап яшәүчеләребез - Иске Арыштан Рахип Гыйлемханов, Балыклы Чүкәйдән Сәмигулла Хәйруллин, Олы Укмастан Мәүлия Бәдретдиновалар белән горурланырлык. Бәхетләрен авылда тапкан алар. Хәер, сыйныфташларыбызның берсе дә чит төбәкләргә китеп урнашмаган. Барыбыз да район, республика җирлегендә яшибез. Казан, Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән кайткан егет-кызларыбыз да туган як белән элемтәсен өзмәгәннәр, сагыну хисе белән очрашуга кайтканнар. 1976 нчы елда 10 сыйныфны 55 укучы тәмамлаган булсак, очрашуга 38 кеше бербөтен булып җыелдык без. Зөбәрҗәт Абдуллина барыбызның да телефон номерын табып, группа аша барлады, оештырды. Шуңа да рәхмәтебезнең иң олысын аңа җиткердек.
Сагынышканбыз икән... Араларда озын чакрымнар булып яткан еллар чәчләргә көмеш йөгертсә дә, барыбыз да җор күңеллелеген, шаян-шуклыгын югалтмаган. Һәркем үз тормышы белән таныштырды. Арабызда ике хәзрәт бар. табынны Коръән аятьләрен укып ачтык. Мәрхүм булган сыйныфташларны искә алып, алар рухына догалар кылдык.
Очрашуда искә алып сөйләрлек хатирәләр байтак булды. Барыбызның да үз тормышы, балалар үсеп җиткән, оныклар сөябез. Арабызда Галина Харитонова күп балалы ана буларак, оныклары 15 кә тулган. Ә Галина Тимофееваның оныкчыгы да бар икән. Алар өчен бер сөенсәк, Мәүлия өчен ут йоттык – инде менә дүрт ел аның улы махсус хәрби операциядә. Әнә шулай шатлыклы да, борчу-сагышлы да истәлекләрне уртаклаштык. Әлеге сыйныфташларыбызга чәчәк бәйләмнәре, истәлек бүләкләре тапшырдык.
Арабызда иң кадерле кешебез – укытучыбыз Әлфинур апа Билалова да бар иде. Аның очрашуга килүе безгә аеруча шатлык өстәде. Чөнки мәктәп еллары, сыйныфтагы шуклыклар, укудагы өлгерешләр – барысы да укытучыбызга бәйле. Бергәләп шул елларга кайттык, шаянлыкларны искә алып көлештек. Без укытучыбызга хөрмәт-ихтирам күрсәтсәк, ул да безгә шигырьләрен укып бүләк итте. Тормышка гашыйк Әлфинур апаның һәр шигыренә олы мәгънә салынган. Без укытучыбызга бик рәхмәтле булдык.
Бүгенге тормышыбызны чагылдырган мул табын, ихлас сөйләшүләрдән сәгатьләр узганы сизелмәде дә. Нәкъ гомер агышы кебек күренми дә, тоелмый да ул вакыт. Әмма без 50 елдан соң кабат күрешә алуыбыз белән бәхетле идек. Тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп очрашуга килгәнегез өчен рәхмәт сезгә, сыйныфташларым! Рәхмәт сезгә, укытучым! Гармунчыга кушылган җырларыбыз, чыгарылыш кичәсендәге кебек, йөрәктәге сагыну-сагышлар белән бергә үрелде:
“Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Укытучы апам көткәнен..”
Исәнлектә, сөенеч-шатлыклар белән кабат очрашулар насыйп булсын, сыйныфташларым!
Динә Сабирова.
Полянка авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia