50 ел бергә гомер итү – зур бәхет
Олы Солтан авылында яшәүче Рәхилә һәм Ризван Шәмсетдиновлар 50 ел бергә гомер итә. Ярты гасырдан артык гаилә тормышында шатлыгы да, кайгысы да аз булмый, әлбәттә. Ләкин ир белән хатын бер-берсенә терәк булып, бер-берсен саклап гомер итә.
Балаларына өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәк дигән дөрес тәрбия биргәннәр. Хәзер оныкларына да гаилә гореф-гадәтләрен тапшыралар.
Юбилярлар килүемне көтеп торганнар шикелле, үзләре турында бик теләп сөйләделәр. Тыйнак кешеләр. “Тормышның ачысын да төчесен дә татыдык инде”, ди Рәхилә апа. Һәм әкрен генә үтелгән гомер юлын сүтә башлады.
Алар икесе дә Олы Солтан авылында туып үсәләр. Яшьлегендә Ризван абыйның күзе Рәхилә апага төшә hәм 1975 елда ул аны күп гаиләле йортка килен итеп алып кайта. Рәхилә апа бераз югалып та кала, ләкин Ризван абыйга карата әллә мәхәббәте көчле була, үзен кулга алып тормыш юлын башлап җибәрә. Зарланып утырырга вакыт булмый ул чагында. Тормышны алып барырга кирәк, өйдә кияүгә чыкмаган кыз, бала белән ирдән аерылып кайткан апасы, кайнана-кайната бар. Барлыгы сигез җан. Рәхилә фермага эшкә керә, үзенә группа алып сыерлар сава башлый. Бик уңган, тырыш, эшен җиренә җиткереп эшләгәнен җитәкчеләр дә күрми калмый әлбәттә. Бик күп мактау сүзләренә, бүләкләргә ия була ул.
1945 елгы Ризван абый да тормыш авырлыгын бик яшьли татый. 5 яшеннән әти-әнисенә хуҗалыкта булыша. Үткен, тырыш булып үсә ул. Яшьтәшләре белән Әтнә техникумына барып укырга теләге булса да, мөмкинчелеге булмый. Шулай итеп гомерен терлекчелектә үткәрә. Нинди генә эштә эшләсә дә - комбайндамы, трактордамы үз эшенә бик таләпчән карый.
Бүгенге көндә Ризван абый 81 яшен тутырса, Рәхилә апа 83 нче яше белән бара. Бик матур гаилә Шәмсетдиновлар, тыныч, тәртипле, артыгын сөйләшмәсләр, өйдән сүз чыгармаслар.
10 октябрьдә Ризван абый белән Рәхилә апаның алтын туйлары. Әлеге истәлекле көнне алар балалары, оныклары, якыннары белән искә алырга җыеналар. Без дә аларга саулыкның ныгын, һәр туган таңның кадерен белеп исән-имин, якыннары белән бер сулышта булып яшәүләрен телибез.
Рамилә Сөнгатуллина,
Олы Солтан авылы китапханәсе мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia