5 яшьлек малай, мультфильм карагач, зонтик тотып балконнан сикергән
Баланы үзен генә өйдә калдырган ата-анага өч меңгә кадәр штраф түләтүләре ихтимал.
Коми өлкәсендә 5 яшьлек бала 3 этаж балконыннан зонтик тотып, мультфильмдагыча сикереп төшкән. Бу турыда "Комиинформ"хәбәр итте.
Хокук саклау органы хезмәткәрләре ачыклаганча, 2012 елда туган бала өйдә берүзе генә калган. Мультфильм карагач, малай шундагыча кабатлап карарга уйлаган. Бала зонтик алган, балконга чыккан һәм зонтикны ачып, аска сикергән.
Фото: wallpaperlayer.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа