Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

30 май көнне Татарстан тарихында парламентаризмның үсешенә багышланган тантаналы җыелыш булды

Анда барлык чакырылыш депутатлар, киң җәмәгатчелек вәкилләре катнаштылар.

Татарстан Президенты ассызыклап үткәнчә, моннан 25 ел элек ясалган мөһим сайлау бүгенге уңыш һәм казанышларның нигезе булып тора. Татарстанда закон чыгаручы һәм башкарма хакимият арасындагы конструктив багланышлар алга таба хәрәкәт итүгә уңай мөмкинлекләр ача.
"Татарстанның Россия чикләрен дә узып танылуы белән без хаклы рәвештә горурлана алабыз,- диде Рөстәм Миннеханов.-Безне югары иктисадый үсеш темплары, иҗтимагый-сәяси тотрыклылык, тарихи-мәдәни мираска сакчыл караш, рухи яктан үсеш, эчкерсез кунакчыллыгыбыз өчен бәялиләр. Ә халыкара танылу инвестицияләр,иң перспектив проектларны тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр тудыра".
Бу турыда тулырак «Атна вакыйгалары»нда укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: президент татарстан парламентаризм