3 яшьтән алып 16 яшькә кадәр һәр балага 10 мең сум түләнәчәк.
Россия гаиләләре 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәр һәр балага 10 мең сум акча алачак, дип игълан итте Владимир Путин.
Президент сүзләренчә, акчаларны 1 июньнән үк алырга мөмкин булачак. " Авыл офыклары " редакциясе ачыклаганча, бер тапкыр бирелә торган түләүне дәүләт хезмәтләре яки Пенсия фонды аша рәсмиләштерергә мөмкин булачак.
"Без, минемчә, мондый бер тапкыр бирелә торган ярдәм алу турында дөрес карар кабул иттек. Хәзер шарт бер генә булырга мөмкин: ярдәмне, моңа мохтаҗ булган һәркем алырга тиеш", - диде илбашы.
Путин билгеләп үткәнчә, Россиядә дәүләттән 27 млн бала өстәмә ярдәм алачак.
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=29136
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia