Җәмгыять
26 кешенең язмышы билгесез, кабат шартлау куркынычы бар
Воркутада «Северная» шахтасында кабат шартлау булу ихтималы зур, дип хәбәр итә МЧС матбугат хезмәтенә таянып РИА «Новости».
Хәзерге вакытта эзләү-коткару эшләрендә катнашучы подразделениеләр саны 7 гә кадәр арттырылган.
Элек хәбәр ителгәнчә, шахтада 110 кеше булган. 80 ен өскә чыгара алганнар. 26 сының язмышы билгесез, 4 кеше үлгән. Шахтада температура 40 градустан артып китә, метанның көчле концентрациясе, яну учаклары, көчле төтен, юлның үтмәслек булып каплануы күзәтелә.
http://www.almet-rt.ru/tt/component/k2/item/13761-26
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев