Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

26 елдан соң матур очрашу

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй Укытучы апам көткәнен....

 

Бүген дә  ул безне нәкъ элекегечә каршы алды. 26 ел узса да, ул бер тамчы да үзгәрмәгән кебек,һаман да шулай яшь,матур,сөйкемле. Ул- Елена Родионова. Үз балаларын күргән сыман кочып- кочып яратты, һәрберебез турында истә калган хәтирәләрне яңартып, безне көлдереп тә алды.

   Әйтерсең лә без әле кичә генә мәктәпне тәмамлап чыккан. Беребез дә үзгәрмәгән ,таныш чалымнар, шул ук самими елмаюлар, әчкерсез аралашу, бердәмлек һәм, әлбәттә, дуслык хөкем сөрә. Безнең сыйныф ничә класс арасында иң шугы һәм иң татуы иде.Без бербөтен,бер беребез өчен җан атып тордык. Малайларбыз башка сыйныф егетләренә безне беркайчан да рәнҗетергә юл куймадылар. Балачакта бердәм булып бәрәңге,алма, кара миләш җыюларга бару,табигаткә чыгу, өлкән кешеләргә барып хуҗалык эшләрендә булышу. Болар бар да безнең сыйныф аша узды. Без һаман да бер беребезгә кирәк чакта ярдәм кулы сузырга ашыгып торабыз.

  Бүген җәйнең матур көнендә без бер очрашып, рәхәтләнеп аралашып алырга җыелдык. Шул гомер эчендә ни кадәр яңалыклар, күпме үзгәрешләр булган. Ике сыйныфташыбыз инде безне калдырып мәңгелеккә китеп барганнар.

   Әйе,гомер сизелми үтә- үтә шул. Шуңа күрә исән чакта күрешеп,аралашып торырга кирәк.Безнең очрашу бик тә матур, күңелләргә уелып калырлык булды. Җырлап- биеп, уеннар уйнап кичкә кадәр ял иттек.

   Рәхмәт сезгә классташлар! Бу очрашулар киләчәктә дә дәвам итсә иде. Бер очрашу үзе бер гомер, диеп юкка гына җырланмыйдыр инде ул җырларда.

 

Гөлчәчәк Газизова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса