Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне . Суыш елларында яуда калганнарны бер минутлык тынлык белән искә алу үткәрелә

Ел саен Русиядә Бөек Ватан сугышы башланган көн – Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә.

1941 елның 22 июнь көнне, Мәскәү вакыты белән 12 сәгать 15 минутта, эфирдан фашистлар Германиясенең Советлар Союзына һөҗүме турында хөкүмәтебезнең мәрәҗәгате яңгырый.1418 көн һәм төн дәвам иткән, илебезнең 27 миллионга якын кешесен югалткан, әмма җиңеп чыга алган Бөек Ватан сугышы әнә шулай башлана. Авыр канкойгыч сугышта совет халкы Европа халыкларын фашист коллыгыннан азат итү һәм Гитлер гаскәрләрен тар-мар итүдә хәлиткеч өлеш кертте. Бөек Җиңү көне әнә шундый зур югалтулар, батырлыклар аша яуланды.
Күпме еллар узса да ул көн онытылмый! Һәр елны 12.15 минутта яуда калганнарны бер минутлык тынлык белән искә алу үткәрелә. Батырлар аллеясына, һәйкәл-обелискларга гирляндалар куела, чәчәкләр салына. Җиңү бәрабәренә сугыш кырында башларын салган ватандашларыбыз, алар кылган батырлыклар онытылырга тиеш түгел. Ул буыннардан-буыннарга күчәр, истәлек, ядкарьләр һәрдаим авыр сугыш елларын хәтердә яңартыр...

 

фото len-journal.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса