2023 елның 6 мартында ЮИД отрядлары оешуга 50 ел тулды
Яшь инспекторлар юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр, яшьтәшләре арасында пропаганда эше алып баралар, төрле социаль әһәмиятле акцияләр һәм кампанияләр үткәрүдә ярдәм итәләр, балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауда һәм юлларда куркынычсызлык тәртибен пропагандалауда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә зур ярдәм күрсәтәләр.
Балаларны һәм яшүсмерләрне юлда куркынычсызлык күнекмәләренә өйрәтү, балигъ булмаганнар катнашында аварияләрне киметүгә һәм юл хәрәкәтендә грамоталы һәм законга буйсынучы катнашучыларны тәрбияләүдә катнаша. Моннан тыш, ЮИД отрядлары үткәргән киң пропаганда эше юлларда үз-үзеңне тоту культурасын һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга карата хөрмәтле мөнәсәбәтне формалаштыруга зур өлеш кертә.
Районда һәр мәктәптә һәм «Балалар иҗат үзәгендә» 22 яшь юл хәрәкәте инспекторы отряды оештырылган, анда 200дән артык бала катнаша.
Безнең укучылар ел саен куркынычсызлык айлыгы, «Куркынычсызлык атналыгы», «Беренче сыйныф укучысына юлны кичәргә ярдәм ит» (сентябрь), «Игътибар - балалар!» (каникуллар алдыннан) «Кышкы каникуллар», «Язгы каникуллар», «Халыкара юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне» (ноябрьнең соңгы якшәмбесе), «Имин зебра» акцияләре, шулай ук яктылык кайтаручы элементлар, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм укучыларга, җәяүлеләргә памятка-аңлатма тапшыруны оештыра.
Ел саен мәктәпләр арасында «Безопасное колесо» ярышы үткәрелә. Ул 4 этаптан тора: муниципаль, зональ, республика һәм федераль. Бу ярышта катнашу өчен бала ЮИД отрядына йөрергә тиеш һәм аңа 9-11 яшь булу шарт.
ЮИД отряды Юлсубино мәктәбендә 2018 елдан бирле эшләп килә, отрядта бүгенге көндә 9 укучы.
Безнең мәктәп балалары ярышта 2018 елдан бирле уңышлы гына катнашып килә, муниципаль этапта төрле елларда призлы урыннарга ирештек, ә Түбән Камада 56 авыл һәм шәһәр командалары арасында VIII урынны яулап, республика конкурсының призеры исемлегенә керде.
Вакил Шәриповны һәм яшь инспекторлар Әмир Гыйлемҗанов, Зәринә Мингалимова, Дилә Фәрзетдинова, Рамазан Вафинны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм алга таба да юл хәрәкәте куркынычсызлыгын профилактикалауда, укуда, тормышның һәр борылышында уңышларга ирешүләрен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев