Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

2019 елда озын озак яллар көтә (ГРАФИК)

Киләсе елда май каникуллары озын булачак. Хезмәт бәйрәме яллары 1есеннән 5есенә кадәр сузыла. Россиянең хезмәт министрлыгы 2019 елда ялларның күчүе турындагы карар проектын әзерләгән

Киләсе елга 5 гыйнвар, шимбә ялы - 2 майга, 6 гыйнвар, якшәмбе ялы - 3 майга, 23 февраль шимбә ялы 10 майга күчерелә, диелгән документта.

 

Шулай итеп, яңа ел каникулы 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр сузыла. Аннан соң февральдә, Ватанны саклаучылар бәйрәмендә, 23е һәм 24е ял ителә, ә Халыкара хатын-кызлар көнендә - 3 көн рәттән ял итәчәкбез.

 

Киләсе елда май каникуллары озын булачак. Хезмәт бәйрәме яллары 1есеннән 5есенә кадәр сузыла! 9 майда исә 9ыннан 12 сенә кадәр - 4 көн рәттән ял көтә.

 

Росиянең бәйсезлеге көнендә, 12 июньдә ял бер генә көн булачак. Ноябрьдәге, Халыклар бердәмлеге көнендә, 4сеннән 6 сына кадәр ял ителә.

 фотоok.ru

http://matbugat.ru/news/?id=22984

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса