20 мартка Балык Бистәсендә буласы һава торышы
Татарстанда март коры һәм җылы һава торышы атна ахырына кадәр сакланачак: ул төбәк Көнбатыш Европадан килгән һәм Атлантик циклоннарны блоклаган антициклоннар йогынтысында булачак.
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә һәм иртән температура тискәре булып кала, әмма көндез һава +10 градуска кадәр һәм аннан да югарырак җылыначак.
Балык Бистәсендә 20 мартта явым-төшемсез аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән томан булуы ихтимал. Төнлә температура -2 дән -7 градуска кадәр, аязганда -10 градуска кадәр, көндез +3 тән +8 градуска кадәр булачак. Юлларда төнлә һәм иртән урыны белән көчле бозлавык сакланачак.
21 һәм 22 мартта республика шулай ук антициклон йогынтысында калачак. Явым-төшем ихтималы түбән булачак. Төнлә температура -2...-8 градус тәшкил итәчәк, көндез – +3...+9, шул ук вакытта 22 мартта төбәкнең көнбатышында һава +11 градуска кадәр җылынырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia