1нче августан кемнәрнең пенсиясе арта
1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсияләре яңадан исәпләнәчәк.
Өстәмә күләме һәр кеше өчен аерым билгеләнә һәм 2025 елда тупланган пенсия коэффициентлары санына бәйле булачак. Максималь өстәмә өч пенсия коэффициенты бәясе белән чикләнә һәм якынча 470 сум тәшкил итәчәк.
1 октябрьдән хәрби пенсионерларның һәм аларга тиңләштерелгән затларның пенсияләрен индексацияләү планлаштырыла. Бу категориягә Эчке эшләр министрлыгы, Оборона министрлыгы, "Росгвардия", ФСИН, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм башка көч структураларының элекке хезмәткәрләре керә. Федераль бюджет проекты нигезендә пенсияләрне 4 процентка арттыру күздә тотыла. Әгәр инфляция дәрәҗәсе көтелгәннән югарырак булса, индексация күләмен сентябрьдә төгәлләргә мөмкиннәр.
Күптән түгел эштән киткән пенсионерларның да пенсияләре яңадан исәпләнәчәк. Эштән киткәннән соң Социаль фонд эш бирүчедән кирәкле мәгълүматны автомат рәвештә ала һәм пенсияне яңадан исәпли. Бу вакытта эшләгән чорда үткәрелмәгән барлык индексацияләр дә исәпкә алына. Пенсиянең яңартылган күләме киләсе айдан түләнә башлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia