Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

15 яшьлек кызга дөрес диагноз куймыйча, гомере өзелүгә сәбәпче булган табиб ирегеннән мәхрүм ителгән

Башкортстан Югары суды район хастаханәсенең үлекле хирургия бүлегенең 48 яшьлек мөдиренә карата хөкем карарын үз көчендә калдырды. Башинформ язганча, Ишимбай шәһәр суды вазифасын тиешенчә башкармау нәтиҗәсендәге саксызлык аркасында үлемгә китергән табибны ике елга ирегеннән мәхрүм итте.


Билгеләнгәнчә, 2015 елның май аенда хастаханәгә баш җәрәхәте белән 15 яшьлек кыз китерелә. Укучы, үзәк парктагы таганнан егылып, тән җәрәхәте ала.

"Үз хезмәт вазифаларын тиешенчә башкармыйча, табиб кирәкле диагностик чаралар уздыруны оештырмый, шул исәптән невропатолог тәкъдим иткән компьютер томографиясе, ЭЭГ һәм эхоэнцефалография дә үткәрелми", - дип хәбәр ителә Башкортстан Прокуратурасының матбугат хезмәтендә.

Доктор җәрәхәт алган кызның баш сөяге сынуны һәм гемотоманы ачыкламый. Пациенткага "баш мие селкенү " дигән ялгыш диагноз куела. Белгечләр бәяләмәсе буенча, әгәр вакытында операция үткәрелсә, яшүсмернең тормышын саклап калу ихтималы булган.

Хөкем ителүче, хөкем карарына апелляция тәртибендә, үзен гаепсез санап, шикаять биргән. Башкортстан Югары суды табибның гаепле дип табып, хөкемне үзгәрешсез калдырган.

http://www.shahrikazan.com/tt/2015-01-23-10-44-31/item/21709-15-yashlek-kyizga-dөres-diagnoz-kuymyiycha-gomere-өzelүgә-sәbәpche-bulgan-tabib-iregennәn-mәhrүm-itelgәn.html

фото из соц.сетей.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев