Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

15 июльдә Республикабызда яшен яңгыр, боз һәм көчле җил көтелә

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтүенчә, иртәгә, 15 июльдә, республикада һава торышы начарлана.

 Урыны белән көчле яңгыр, боз явуы, яшен көтелә, җилнең тизлеге секундына 15–18 метрга кадәр артачак, дип яза «Татар-информ» МА.

Казанда да шартлар охшаш – төнлә һәм иртән томан төшүе ихтимал, көндез яшенле яңгыр явачак, җил исү тизлеге секундына 16 метрга җитәргә мөмкин.

Синоптиклар фаразынча, бу көнбатыш циклон йогынтысында республикада атна ахырына кадәр тотрыксыз, артык эссе булмаган һава сакланачак. Циклон Үзәк Россиядән көнчыгышка хәрәкәт итә, дип белдергән иде РФ Гидрометеоүзәге бүлек башлыгы Александр Голубев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса