Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

128 млн долларлык "балык" тоткан! ШОКкатмалы хәл (+ФОТО)

"Нигә мин балыкка йөрмим икән ?" - дип уйлап куйдым әлеге мәгълүматны укыгач.

58 яшьлек Гонконг балыкчысы Мин Квок, бәхетенә әллә бәхетсезлегенә каршы, балык урынына судан агач пүләне тартып чыгара. Ул анда алып ташламакчы була, тик агачтан килгән исне сизеп, туктап кала. Агачның кайрысын салдыргач, ул сары май агуын күрә.

Балыкчы үз алдында алай агачы икәнен аңлап ала. Әлеге агач медицина һәм парфюмериядә хуш исле препаратлар ясауда кулланыла.

Белгечләр әлеге агачның чыннан да алай агачы булуын раслаган. Якынча 3 метр диаметры булган бу «балык» 128 млн доллар белән бәяләнә.

Кытай медицинасында алай агачы бриллиантка тиң. Ул галәмнән энергия ала дип санала. Алай агачының яфраклары һәм орлыгы киң кулланыла.

Кызганыч, безнең елгаларда мондый «балык» тотып булмый…

http://baltasi.ru/news/ach-kyzenne-donja-bu/919.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: