Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы бәла аяк астында гына

Ни кызганыч, наркотик афәте җәмгыятькә тамырларын тирәнрәк җәя бара. Моның нәтиҗәсе, тормышыбыз күз яшьләренә манчыла, фаҗигаләр туа, күпме кешеләрнең гомере киселә. Тозагы көчле шул аның, бер килеп каптың исә, аннан котылу ай-һай авыр. Монысын ачы статистика да күрсәтә. Рәсми мәгьлүматлардан билгеле булганча, бүгенге көндә Рәсәйдә 6 миллионга чаклы наркоман исәпләнә, аларның бары тик 500 меңгә якыны гына рәсми теркәлү узган. Тагын да аянычрагы, алар арасында мәктәп укучылары, яшьләр шактый гына “мәйдан” били. Чир ел саен 70 мең чамасы кешене арабыздан мәңгелеккә алып китә.Әлеге афәт аяк астында гына, аңа каршы бердәм басмасак, алынмасак, янәшәбездә наркотикка тартылучылар, шул җирлектә куркыныч мохит тудыручылар ишәячәк кенә. Бу уңайдан, район үзәк хастаханәсе психиатр-наркологы Зөлфия Айрат кызы Гайнутдинова сүзләренә, киңәшләренә колак салу һич тә зыянга булмас. Аның тәрбияви нотыгы түбәндәгедән гыйбарәт:

   - Бүгенге көндә районыбызда 17 кеше наркологик кабинетта исәптә тора. Хәл безнең җирлектә дә тискәре якка үзгәрә бара. Соңгы өч елда гына да рәсми исәпкә теркәлүчеләр саны дүрткә артты. Быел тагын ике балыкбистәле учетка бастылар. Әле болары рәсми теркәлүләр генә ич.Ә үзе дә аңламыйча яшерен генә әлеге афәтне үз итә баручылар күпме?! Дөрес, хәзерге вакытта республика, район күләмендә андыйлар белән эшләүнең бик тә эффектлы чаралары каралган. Әйтик, реабилитация үтүчеләрне эшкә урнаштыруның республикакүләм проекты гамәлгә кертелде. Шуның нигезендә матур хезмәт юлына, аек тормышка басучылар аз түгел дияр идем мин. Үзем белгән наркотик белән бәйле өч кешенең вакытлар үтү белән психологлар булып, инде үтемле дәвалаучылар булып китүләрен беләм. Аларның берсе белән сөйләшүдән бер өзек китерәсем килә: “Яраткан кызым,  дусларымны, футбол командамны югалтырга күп калмаган иде. Сазлыкка суырыла барганымны көн саен күбрәк тоя башладым. Әтием минем өчен борчылып инфаркттан дөнья белән хушлашты. Аннан әнием урын өстенә ятты. Бар көчемне туплап, “Ташлыйм, наркотик белән бәйлелектән ычкынам. Кире элеккеге тормышыма кайтам!”  Үз алдыма әнә шундый максат куя алдым”, - диде ул. Ә мондый мисалларны бик күпләп китерергә мөмкин булыр иде.
Аеруча яшьләргә җиткерер киңәшем шул, татып кына карыйм, бер тапкыр гына диеп, наркотик кулланырга алынмагыз. Бүгенге көндә наркомания белән турыдан- туры бәйле кешеләрнең берсе генә дә азагын күзаллап башлагандыр диеп уйламыйм. Кызганыч, күпләр инде теләкләре булсалар да әлеге афәттән котыла алмый интегәләр. Бары тик махсус дәвалау учреждениеләренә барып җиткәч кенә аек тормышка кайта алалар. Наркотиклар куллануның  коточкыч нәтиҗәләргә китерүен барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Димәк, матур тормышта яшим дисә, юлның наркотикларсызын сайларга тиеш адәм баласы. 

Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса