Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

1 ноябрьдән балаларга пособиеләр буенча үзгәрешләр кертелде

Өч яшьтән алып җиде яшькә кадәр

1 ноябрьдән Россиядә аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларга пособиеләр рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе үз көченә керде. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин тиешле боерыкны июль азагында имзалады.

«Хәзер гражданнарга түләүне рәсмиләштерү өчен алиментлар турындагы мәгълүматларны үз эченә алган документларны тапшырырга туры килмәячәк», — дип хәбәр ителде Министрлар Кабинеты сайтында.

Кирәкле мәгълүматны дәүләт органнары ведомствоара электрон багланышлар системасы аша алачак.

Өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр Россия Президенты Указы белән 2020 ел башыннан гамәлгә кертелгән иде, гаиләләр балалар өчен 1 июньнән төбәк яшәү минимумының 50 процентын тәшкил иткән түләүләр ала башлады.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/1-noyabrdn-balalarga-posobielr-buencha-zgreshlr-kertelde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса