1 июльдән кайбер пенсионерларның пенсиясе индексацияләнәчәк
Балигъ булмаганнарның опекуннары яки попечительләре булган пенсионерларга 1 июльдән пенсия түләүләрен индексацияли башлаячаклар. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Тулырак: http://almet-rt.ru/news/mgyiyat/ension
Тиешле закон Дәүләт Думасы тарафыннан агымдагы елның мартында ук кабул ителгән.
Яңа законны тәкъдим итүчеләрнең берсе «Бердәм Россия» фракциясе лидеры Сергей Неверов аңлатканча, элек опека рәсмиләштергән кешеләр якынча 3-4 мең сум күләмендә акча алу аркасында эшләүче пенсионер булып саналган. Шул сәбәпле, аларның пенсияләренең индексацияләнмәгән.
«Без 30 меңгә якын гражданның пенсиясен индексацияләргә тәкъдим итәбез», — диде Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин.
Чыганак Тулырак: http://almet-rt.ru/news/mgyiyat/ension
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа