1 июльдән коммуналь хезмәтләргә тарифлар артачак
Исемлеккә республиканың 21 шәһәре, шәһәр тибындагы 15 бистәсе һәм 7 авылы эләгә
1 июльдән ил күләмендә тарифлар уртача 11,9 процентка күтәрелсә, республика халкы өчен ул 17,5 процент тәшкил итәчәк.
Тарифлар артуның рәсми рәвештә расланган «мөмкин булган максималь тайпылыш» чиге дә бар. Ул 4,8 процентны тәшкил итә. Шул рәвешле 1 июльдән республикада яшәүче 1,6 миллион чамасы кеше өчен коммуналь хезмәтләргә бәяләр күп дигәндә 22,3 процентка кадәр артачак.
Исемлеккә республиканың 21 шәһәре, шәһәр тибындагы 15 бистәсе һәм 7 авылы эләккән.
Шул исәптән, Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләрдә яшәүчеләргә кыйммәтрәк түләргә туры киләчәк.
Мисал өчен, башкалада 1 июльдән электр энергиясе – 19, салкын су – 17,5, су белән тәэмин итү һәм юынтык суларны агызу – 17,5, җылылык – 22,3, чүп чыгару – 8,9, кайнар су 21,6 процентка үсәчәк.
Тарифлар артуга багышланган очрашуда Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Александр Груничев бәяләр кыйммәтләнүгә китергән сәбәпләрне атаганда, шул исәптән, тармакта кадрлар кытлыгын ассызыклады.
"Бу яңа гына килеп чыккан мәсьәлә түгел, билгеле. Аны 2022 елдан бирле төрлечә хәл итәргә тырышабыз. Хезмәт хакларын күтәрү бәрабәренә дә. Безнең алда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан куелган, предприятиеләрдәге айлык акчаны райондагы уртача күрсәткечкә кадәр җиткерү бурычы тора. Әлегә моңа ирешә алмадык, – диде ул.
Тулырак: https://agryz-rt.ru/news/yashaesh/1-iiuldan-kommunal-xezmatlarga-tariflar-artacak
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia