Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

1 декабрьдә коммуналкага тарифлар күпмегә артачак?

Бәяләр салкын һәм кайнар суга, электр энергиясенә, җылылыкка, газга һәм каты коммуналь калдыкларга кагыла

2022 елның 1 декабреннән Россиядә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифлар уртача 9 процентка артачак. Бу турыда Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев «Прайм» агентлыгына сөйләгән. 

РИА Новости хәбәр иткәнчә, белгеч сүзләренчә, бәяләр салкын һәм кайнар суга, электр энергиясенә, җылылыкка, газга һәм каты коммуналь калдыкларга кагыла.

Чираттан тыш индексация җылылык трассаларын, суүткәргечләрне һәм башка инфраструктураны яңарту өчен кирәк, ди юрист.

Соловьев сүзләренчә, төбәкләрнең күпчелегендә июль һәм декабрь өчен гомуми индексация Икътисади үсеш министрлыгы фаразлаган еллык инфляциядән 12,45 процентка артык була.

Министрлык белешмәсе буенча, 2023 елда бөтен социаль түләүләрне индексацияләү 2022 елдагы фактик инфляция күрсәткеченә карап билгеләнә. Моннан тыш, киләсе арттыруны 2024 елның 1 июленә күчерәләр, диелә хәбәрдә.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yuridik-dnya/1-dekabrda-kommunalkaga-tariflar-kupmega-artacak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса