Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

02 хәбәр итә

***

2023 нче елның сигез ае нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы бүлегендә 137 җинаять теркәлгән (узган елның шул ук чорында – 103). 
Үтерүләрнең – 0 дән 2 гә кадәр; сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү – 1 дән 2 гә кадәр; урлаулар – 24 тән 36 га кадәр; складлардан, базалардан, кибетләрдән һәм башка сәүдә нокталарыннан урлаулар – 0 дән 1гә кадәр; торак биналардан урлаулар – 3 тән 6 га кадәр; бакча йортларыннан һәм дачалардан урлаулар – 0 дән 2гә кадәр; административ җәзага тартылган затның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулары (ст.264.1) 2 дән 5 кә кадәр булуы билгеләнгән.
Җинаятьләрнең гомуми ачылышы 75,6 процентны тәшкил итә (узган ел 78,8).Барлыгы 153 җинаять буенча җинаять эшләре алып барыла (узган елның шул ук чорында – 120). Кузгатылган җинаять эшләре буенча 96 җинаять (узган елда – 82) тикшерелгән.
IT-технологияләр кулланып кылынган җинаятьләрнең хисап чорында – 21 (узган елда – 12) булуы теркәлгән. Август аенда гына да IT-технологияләр кулланып кылынган җинаятьләр буенча 4 җинаять эше кузгатылган, җинаятьчел гамәлләр нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә 560000 сумнан артык матди зыян китерелгән.
Утлы корал яки шартлаткыч матдәләр кулланып кылынган бер җинаять теркәлгән. Наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 1 җинаять ачыкланган (узган елда – 4).
Элек хөкем ителгән затларга карата кузгатылган һәм тикшерелгән җинаятьләр саны 21 дән 35 кә кадәр арткан, алкоголь кулланып исерек хәлдә булган затларга карата кузгатылган һәм тикшерелгән җинаятьләр саны 40 тан 60 ка кадәр арткан, төркемдә кылынган тикшерелгән җинаятьләр саны 6 дан 3 кә кадәр кимегән.
2023 елның 8 ае нәтиҗәләре буенча 15 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән (узган елда – 27). Бер кеше һәлак булган (узган елда – 4), 20 кеше яраланган (узган елда – 29).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса