Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зөлфәт Зиннуров тагын операция ясаткан

Зөлфәт Зиннуров янә хастаханәгә эләккән. Әле күптән түгел генә сукыр эчәгесенә операция ясаткан алып баручының 16нчы хастаханәдә борынында «кирәк-кирәкмәс, артык» кимерчәкләрен алып атканнар. «Борын эчендә суктылар, каезладылар, кистеләр», ди үзе операциядән чыккач. Баксаң, борынының бер ягы яхшылап суламаган икән.

«Операция турында белешергә шалтыраткач та, менә шушы көнне Зиннуров фамилияле табибка языла аласыз, диделәр. Өстән бер ишарә итеп кабул иттем мин моны һәм шунда ук язылып та куйдым», ди Зөлфәт. Табиб турында да белешергә өлгергән: Фидель Зиннуров исемле Бакудан Казанга килгән яшь кенә татар егете икән ул.

Операцияләрнең ешаеп китүенә Зөлфәт үзе дә аптырый. «Мөгаен, хатын өчен артык борчыламдыр», ди ул бу уңайдан. Яраткан тормыш иптәше Гөлназ өчен нигә борчыла соң ул? Сер итеп кенә әйтәбез: тиздән Зөлфәт әти булырга җыена…

Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=14796

Фото: http://matbugat.ru/news/?id=14796

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев