Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Закон территориясе»

Балык Бистәсе агротехник техникумында ел саен үткәрелә торган «Закон территориясе» республика конкурсының муниципаль туры узды.

Ул Эчке эшләр министрлыгы Татарстан Республикасы  бүлеге тарафыннан мәктәпләр, шулай ук оешмалар, предприятиеләр, авыл җирлекләре арасында берничә номинация буенча үткәрелә.
Район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков конкурста катнашучылар (Урахча, Корноухово, Югары Тегермәнлек һәм Трой-Урай мәктәпләре, Күки авыл җирлеге, «ФОРПОСТ» һәм Үзәк китапханә оешмаларыннан) белән таныштырды.
– Мәктәпләрдә һәм авыл җирлекләрендә хокук бозуларны профилактикалау буенча зур эш алып барыла. Конкурста катнашуга барысы да бик җитди карады. Бу бик сөендерә.  
Матур альбомнарга тупланган эшләр бик эчтәлекле һәм күләмле иде.
Кайда гына яшәсәк, укысак, эшләсәк тә, барыбыз да законны үтәргә һәм аны башкаларга бозарга рөхсәт итмәскә тиешбез, – диделәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча полициянең участок вәкаләтлеләре бүлеге һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе башлыгы Руслан Хәмәтвәлиев һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина.
Урахча мәктәбе укучылары беренче урынны яуладылар, икенче урында – Күки авыл җирлеге (монда бер җинаять һәм хокук бозу булмаган), өченче урында – ФОРПОСТ оешмасы...

Дәвамын "Авыл офыклар" газетасында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев