Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм (фотолар)

Быел Балаларны яклау көнен Яшьлек" стадионында билгеләп үттеләр.

Бер урында халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре шарга ук белән ату, пазл җыю, картон кәгазьгә рәсем төшерү уеннарын оештырдылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре исә әкият геройлары булдылар. Алар әзерләгән чүлмәк вату, скакалкадан сикерү, кыршауны ыргытып чиләккә тидерү һәм башка уеннарда балалар бик теләп катнаштылар. Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре балаларны сәхнә янына чакырды. Теләге булганнар җыр башкара, шигырь сөйли алдылар. Рамил Имамов балаларны күмәк уеннар белән сөендерде. Поезд булып тезелеп тә йөрделәр, флэш-моб та биеделәр. Сәнгать мәктәбе кулдан эшләнмәләр, чигеп эшләнгән картиналар, рәсемнәр уеп эшләнгән тактадан күргәзмә оештырдылар. Алар янәшәсендә район балалар үзәк китапханәсе табышмак, җептән уенчык кисеп алу, асфальтка рәсем ясау уен төрләрен тәкъдим итте. Шунда ук китаплардан күргәзмә әзерләгән. Батутта сикерү, тәм-том, уенчыклар сатып алу мөмкинлекләре дә тудырылган иде. " Балалар өчен менә дигән бәйрәм булды бу. Ата-аналарның балалары белән күңелле көн үткәрү мөмкинлеге дә бу. Улым төрле уеннарда катнашты",-ди Илсөяр Әгъзамова. "Чүлмәк ваттым, пазл җыйдым, рәсем дә ясадым әле",-дип сүзгә кушылды биш яшьлек улы Әмирхан. Алар янәшәсендә өч бертуган Гыйззәтовлар шарга ук белән ату уенына чират торалар. "Бу бәйрәмгә һәр елны киләбез. Күп уеннарда булдык. Сеңлем һәм энем дә күңел ачтылар",-ди җиденче сыйныфта укучы Алинә. Флера апа Нәгыймова ике оныгы белән килгән. Балалары һәр уенда катнашырга ашыга. "Бу бик күңеле бәйрәм. Балалар да ничек шат бүген. Уеннарда катнашып күпме бүләк алырга өлгерделәр оныкларым",-ди Флера апа.

Чарага район башлыгы Илһам Валеев та килде. Балаларны, өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Районыбыз җирлегендә эшләүче "Каздорстрой" җәмгыяте җитәкчесе Равил Гарипов районның спортчы балалары өчен автобус вәгъдә иткән булган һәм сүзендә торган. Бәйрәмдә район башлыгы аның исеменнән " Мерседес" автобусы ачкычын балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә адреслады."Балалар өчен барлык мөмкинчелек тә тудырылырга тиеш. Безнекеләр булдыралар",-диде Илһам Валеев.

Әлеге көн һәммәбезгә һәр сабыйның балачагы бәхетле булырга тиешлеген искә төшереп торды кебек. Балаларыбыз бу көнне генә түгел, ә ел әйләнәсе бәхетле булсыннар иде.

Гөлназ Зарипова.

Фотолары http://www.culturefish.ru сайтыннан











































































Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев