Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Хуш инде, мәңгегә хуш инде...»

Кешенең тормыштан китеп баруы авыр хәсрәт, ә якыннан белеп, аралашып йөргәннәр булса бигрәк тә.

 Узган атна ахырында район мәдәният тормышына зур өлешен керткән музыкант Нәҗип Вәлиәхмәтов вафат булды. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр диярлек үзенең юлдашын, гармунын кулыннан төшермәде, башкару осталыгын тиешле дәрәҗәдә югары тотты.
Мин аның белән авылдаш булгач кайбер истәлекләрем белән  уртаклашуны кирәк дип таптым. 
Үземне белә башлаганда әти алган уенчык гармун белән буыннан-буынга күчеп килүче балалар урындыгына утырып, башымны аның шикелле кыңгыр салып, күзләремне йомып уйнарга тырышуым истә. 
Әле узган елның 19 май көнендә Юлсубино мәктәбендә пионер оешмасына 100 ел уңаеннан уздырылган чарада мәктәптә пионервожатый булып эшләгән Рәхилә Җәләлова (Баһавиева)  Нәҗип абыйны хөрмәтләп искә алды.
«1969 нчы елда истәлекле вакыйга уңаеннан  районда җыр конкурсы игълан ителгән иде. Шунда Нәҗип баянда уйнап икенче укучыбыз Сабирхан (Нотфуллин) «Казак кызы» җырын башкаргач жюрида утыручылар аларны котлап кулларына алып ук күтәрделәр»,- диде ул.  
Музыкантка ул вакытта нибары 14 яшь була.
Урта мәктәпне Югары Тегермәнлектә тәмамлый. армия сафларында чик сагы гаскәрләрендә хезмәт итә.
Район мәдәният йортында хезмәт куйганда бер генә чара да аның катнашыннан башка узмый.  Төрле концертлар, смотрлар, агитбригада белән  язгы кыр эшләре һәм урып-җыю чорында хуҗалыкларга чыгулар, Сабантуйлар дисеңме - оста гармунчы буларак ул бәйрәмнең үзәгендә була.
Берничә төрле музыка коралларында җиңел уйный.
Янәдән Нәҗип абый белән 2015 нче елдан башлап  Юлсубино мәдәният йортында Әминә Гатиятова җитәкчелегендә оештырылган күп төрле, кызыклы очрашуларда катнашып аның уйнаганына җырлау бәхетенә ирештем. Туган көннәр, бәйрәмнәр белән бер-беребезне котлашып тордык. 
Ул гади, кешеләргә ярдәм итүче буларак күңелдә калды. Аны соңга юлга озатканда күршесе Марс Шәмиевның йөрәктән чыккан сүзләрен- дә ир-атларга сирәк булган күренеш күзәтелде, үксеп елап әйтте ул аларны.
Соңгы айларда Нәҗип абый үзенең тарафдарларын җыйнап ир-атлардан торган «Ядкарь» коллективы оештырды. Җыелышып репитицияләр уздырдык. Алдагы көннәрдә чыгышлар белән йөрербез дип уйладык.
Ни кызганыч, тормыш үзенең төзәтмәләрен кертә шул. 
Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын, урыныңны җәннәттә итсен.
Синең якты истәлегең күңелләребездә сакланыр.

Бер төркем иптәшләре исеменнән Нияз Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

5

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса