Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Радик Ислямов : «Хәтердән югалмас бу көн»

Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, локаль конфликт ветераннары, хәрби хезмәткәрләр, Балык Бистәсе районы халкы!

1989 елның 15 февралендә Әфганстаннан Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгару тәмамланды. Шул вакыттан бирле бу дата сугышчы - интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
Әфган җирендә озакка сузылган сугыш хәтердә тирән һәм фаҗигале эз калдырды. Без һәр солдатның интернациональ батырлыгын, үз гомерләрен Ватанга хезмәт иткән геройларны мәңге истә тотачакбыз. Намус белән ахыргача үз бурычларын үтәгән Россия солдатлары алдында баш иябез! Бу көнне шулай ук «кайнар нокталарда» булганда үз гражданлык бурычын намус белән үтәгән һәм ахыргача ант биргән кешеләргә зур хөрмәт белдерәсе килә. Егетләребезнең кораллы конфликтларны җайга салуда катнашкан фидакарьлеге аларның Бөек Ватан сугышы елларында фашизмны җиңгән әтиләр һәм бабайлар батырлыгына лаеклы булуларын раслады. Без бу сугышта туганнарын һәм якыннарын, ирләрен һәм балаларын югалткан райондашларыбызның тирән кайгыларын  уртаклашабыз, шулай ук бу вакыйгаларда катнашучыларның барысына да хөрмәт күрсәтәбез.
Хәзерге вакытта Россия хәрбиләре үзләренең гражданлык һәм хәрби бурычларын намус белән һәм лаеклы үтиләр, Ватанны саклау өчен махсус хәрби операция уздыру зонасында көн саен батырлык күрсәтәләр, сугышчан бүләкләр белән бүләкләнәләр.
Сугышчы-интернационалистларга, барлык сугыш ветераннарына, аларның туганнарына һәм якыннарына бәхет, уңышлар, сәламәтлек, шатлык һәм Ватаныбызның чәчәк атуы өчен хезмәттә уңышлар телибез!

Радик Ислямов,
муниципаль район башлыгы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев