Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Харис Мусин: «Бәхетне Рәсимә үз туган җирендә тапты»

Шагыйрәнең горурланып сөйләрлек уңышлары, күпләргә үрнәк булырдай эш-гамәлләре шактый

Яз аенда тугангамы, язның бөтен матурлыгын ул, әйтерсең лә, үзенә җыйган. Ул гүзәллек, хатын-кызларга гына хас булган назлылык, тыйнаклык, зирәклек, нәзәкатьлелек... Шуны өстенә Аллаһы Тәгалә аңа талантны да кызганмыйча, өеп биргән. Сүзем шагыйрә, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, якташыбыз Рәсимә Гарифуллина турында.
Шушы көннәрдә Балык Бистәсе үзәк китапханәсендә гомер буе туган ягын зурлап, туган ягыннан илһам алып яшәгән шагыйрәнең 65 яшьлек юбилеена багышланган “Сез булганда якты минем күңел...”, дип исемләнгән бик матур әдәби-музыкаль кичә булып узды. Бәйрәм чарасы шагыйрәнең биографиясенә, иҗатына багышлап әзерләнгән презентация белән башланып китте. Якташларына горурланып сөйләрлек уңышлары да, күпләр өчен үрнәк булырлык эш-гамәлләре дә шактый аның.
Районыбызда чыга торган “Октябрь юлы»” (хәзерге “Авыл офыклары”) газетасының хатлар бүлеге мөдире, соңрак иҗтимагый-сәяси тормыш бүлеге  мөхәррире булып 25 ел дәвамында хезмәт куюы, районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры вазыйфасында 15 ел эшләве дә танылулы гамәлләрдән. Моннан тыш  12 ел “Район хатын-кызлары” берләшмәсен дә җитәкли ул.
Әле дә, лаеклы ялда булуына карамастан, районның җәмәгать эшләрендә актив катнашучы тынгысыз зат ул Рәсимә Әхмәтзакир кызы. Кичәдә туганнары, укучылары, шәкертләре тарафыннан укылган шигырьләр тамашачыны иҗат дөньясына җитәкләп алып керде. 
Иҗаты белән укучыларының тирән мәхәббәтен, керсез күңеле белән күпләрнең хөрмәтен яулаган, Балык Бистәсендә үзенең лаеклы урынын тапкан  якты күңелле шагыйрәне зурлап килүчеләр күп  булды. Мәртәбәле кунаклар арасында Балык Бистәсе районы хакимияте башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, Россия Фәннәр академиясе академигы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы-прозаик Тәлгат Галиуллин, каләмдәш дусты, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, “Болгар радиосы” милли премия иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, яктышыбыз, шагыйрә Фәүзия Солтан,  Балык Бистәсе районы башкарма комитетының социаль-мәдәни өлкә бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Татарстан Республикасының Фәннәр академигы, Россия Федерациясенең атказанган урманчысы Харис Мусин, Балык Бистәсе районы ветераннар оешмасы җитәкчесе Рафаэль Шәвәлиев,   туганнары, каләмдәш дуслары, хезмәттәшләре, сыйныфташлары, авыл китапханәчеләре һәм башка бик күп мөхтәрәм шәхесләр бар иде. Балык Бистәсе районы хакимияте башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова юбилярга районыбыз башлыгы Радик Ислямов исеменнән тәбрикләү сүзләрен җиткереп Рәхмәт хаты тапшырды. Социаль-мәдәни өлкә бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина да  матур теләкләрен теләп, юбилярны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
“Шигырьләрем, җырым белән мактап,
Сөеп яшим Балык Бистәсен”, - дип яза Рәсимә Әхмәтзакир кызы. 
-Бәхетне Рәсимә үз туган җирендә тапты, - дип тагын бер кат ассызыклап үтте үзенең чыгышында юбилярның абыйсы Харис Мусин.
Туган ягына булган мәхәббәтен шәһәр шау-шуына алыштырмыйча, туган төбәгендә калып райондашларына тирән мәгънәле шигырьләре, укып, гыйбрәт алырлык проза әсәрләре белән матурлык өләшеп, күңелләрен сафландырып, илһамландырып яшәүче зат ул Рәсимә Гарифуллина. Тыйнаклыгы, затлылыгы белән үзендә хөрмәт уятучы ханым каләм тибрәтеп кенә калмый, матур җырлары аша моңлы тавышы белән күңелләрне иркәли.  2008 нче елдан район мәдәният йортында эшләп килүче, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдретдинова җитәкчелегендәге “Өмет” халык фольклор ансамбле солисты булуы үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Кичә барышында ансамбльнең затлы чыгышлары чарага бәйрәм төсмере өстәде.
Рәсимә Гарифуллинаның киләчәккә карап иҗат итүнең тагын бер матур күренеше – балалар өчен язылган шигырьләре. Шагыйрәнең быел балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган “Сакаллы сабый” дип исемләнгән китабы нәшриятка тапшырылды. Әлеге китапка кергән шигырьләренең мәктәп укучылары тарафыннан яңгыравы да көчле алкышлар белән кабул ителде.

 

Автор Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.
Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса