Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Виктаний Волков: «Үлем тырнагыннан йолып калу могҗизага тиң»

Дәвалаучы табиб пациентның эчке кичерешләрен, борчуларын үз йөрәге аша уздырганда авыруның тизрәк савыгуына ышанычы арта

«Кулларың җитез синең»

Яр Чаллы шәһәре ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең кичектергесез хирургия бүлегенә каты яраланган кеше алып килделәр. Аның пульсы да, сулышы да юк, ашыгыч рәвештә операция таләп ителә. Йөрәк һәм баш миенә кислород килә башласын өчен аның шундук сулыш алу органнарын ясалма вентиляцияләү һәм наркоз бирү аппаратларына тоташтырдылар. Хирурглар пациентның кан басымы барлыкка килүен көтәләр. Виктаний Константинович Волков операцияне бар күңелен, игътибарын, тәҗрибәсен кулланып башкарды һәм тагын бер кешенең гомерен саклап калынды. Бу хирургның көндәлек вазыйфаларына кергән бер мизгеле генә. Саный китсән, мондый очраклар аның тормышында меңләгән булган. Күпме рәхмәт сүзләре ишеткән ул үзенең пациентларыннан, аларның туганнарыннан! Әйе, әйтерлек тә шул, гомердән дә кадерлерәк нәрсә бар!
Виктаний Волков үз хастаханәсендә генә түгел, Кама аръягы зонасында урнашкан башка шәһәр һәм районнарга да барып хезмәт куя. Ул Россия коткаручы табибларының беренче төркеме составында була. Быел җәй Чулман яры буенда 1977 елда Балык Бистәсе мәктәбен тәмамлаучылар очрашуы вакытында мин шушы уникаль шәхес, республикабызның гына түгел, Россиянең дә танылган табиб-хирургы белән танышу бәхетенә ирештем. 
Виктаний Константинович - табиб һөнәрен сайлап, гомере буе шуңа тугры калган кешеләрнең берсе. Утыз елдан артык ул Яр Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең кичектергесез хирургия бүлегендә эшли, күп кешеләрнең гомерләрен саклап кала.
Ул безнең районда танылган укытучылар, фронтовик Константин Петрович һәм Анастасия Даниловна Волковлар гаиләсендә дөньяга килә. Константин Петрович хәрби хезмәт үтеп демобилизациягә әзерләнгәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. Ул җиде елдан соң гына өенә кайта. Улларына Испаниядән килгән сугышчан дуслары Вертолий, Виталий, Виктаний истәлегенә исемнәр куша. Сугыштан соң математика һәм физика укыта, Яңа Арышта мәктәп төзетә, аның директоры була. Әнисе Анастасия Данил кызы рус теле һәм әдәбияты укыта, район мәгариф бүлегендә эшли.
Виктаний Константинович профессиональ карьерасын Балык Бистәсендә башлый. Мәктәпне «бишле» билгесенә тәмамлый һәм эшкә урнаша. Бер ел район үзәк хастаханәсендә рентген-лаборант булып эшли. «Кулларың җитез», - ди аңа ул вакыттагы баш табиб Фарук Сәлахович Мифтахов һәм хирург булырга киңәш итә.
Укырга керергә вакыт җиткәч, егет Казан медицина институтына килеп документларын тапшыра. Биология фәненнән булган беренче имтиханны институт ректоры үзе кабул итә. Виктаний әзерләнмичә аны «бишле”гә тапшыра. Имтихан алучы искиткеч белемгә ия булган абитуриентка игътибар итә, һәм ул тиздән медицина институтының беренче курсына кабул ителә.
- Мәктәптә фәннәр миңа бик җиңел бирелде. Логиканы, югары математиканы өйрәндек. Укытучыларыма, бигрәк тә Прасковья Кирилловна Лыловага химия фәненнән яхшы белем бирүләре өчен рәхмәтлемен.
Мәктәптә укыганда, Казан дәүләт университеты чакыруы буенча җәйге студентлар лагерьларына бара идем. Миңа университетка имтиханнарсыз укырга керергә чакыру килде. Тик мин медицина институтын сайладым, - дип искә ала студент елларын Виктаний Константинович.
Аның остазлары профессорлар - Казан шәһәренең баш хирургы Равил Шамил улы Шәймәрданов, хәзер ГИДУВ кафедрасы мөдире Игорь Сергеевич Малков, Россия Федерациясенең атказанган табибы Крупин була. Интернатураны тәмамлап, Яр Чаллыга китә, шунда яшәп эшләр өчен фатир бирәләр.
- Башта хирургия буенча баш табиб минем операцияләрне ничек ясавымны күзәтте. Билгеле күләмдә операцияләр өч, биш елдан соң бирелә. Олег Сергеевич Кочнев мәктәбен узган кеше буларак, миңа рөхсәтне озак көтәргә туры килмәде.
Яшь, энергияле, интеллигентлы Виктаний Константинович җәмәгать эшләре белән дә шөгыльләнә. Чаллыда «КамАЗ» заводында эшләүче яшьләр өчен торак төзелеше алып барылган елларда анда медицина ярдәме күрсәтү үзәге оештыру кирәк була. Шәһәрдә зур абруй казанырга өлгергән табиб Виктаний Волков тәкъдим иткән программа республикада беренче урынны ала.
Әлеге программа нигезендә «Сәламәтлек» дәвалау-сәламәтләндерү комплексы төзелә. Анда стоматология, терапевт, педиатр, процедура кабинетлары эшли. Буш вакытында пациентларны Виктаний Константинович үзе дә кабул итә. Өстәвенә, ул медицина хезмәткәрләрен уңайлы торак белән тәэмин итүгә  дә ирешә. Монда да аның төп максаты – кешеләр турында кайгырту иде .

«Үз һөнәремдә - судагы балык кебек»
Виктаний Волков үз белемен гел камилләштерә. Өч югары белемле табиб булу өстенә, ул онкология, урология, травматология, кан тамырлары хирургиясе төрле медицина юнәлешләре буенча квалификация күтәрү курсларын уза. Операция алдыннан УЗИ ясау өчен Европа стандарты, профессиональ эшчәнлеген алып бару өчен күп төрле сертификатлары бар. Халыкара психология фәннәре академиясен тәмамлый. Эксперт-табиб та әле ул.
- Минем өчен хирургия генә аз тоела башлады, мин Куйбышев шәһәренә барып кан тамырлары хирургиясен үзләштердем. Анда мин Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән талантка ия булган табиб Замятин белән таныштым. Ул вакытта Татарстанда кан тамырлары хирургиясе әле башлангыч чорында гына иде. Мин тромбларны бетерү өчен операцияләр ясадым. Производствода кешеләр кулсыз яки аяксыз калган очраклар бар иде, мин аларны үзем тегеп куйдым. Үз һөнәремдә мин судагы балык кебек идем, - дип сөйли Виктаний Константинович. - Без Татарстан Республикасында мөһим органнарга зыян китергән катнаш травма бүлеген булдырдык. Моңарчы юл фаҗигаләре яисә егылганнан соң сөякләр сынган кешеләргә травматолог остеосинтез үткәрә (сөякләрне тоташтыру өчен хирургик ысул). Ә операцияне хирург башкара. Операция ясау өчен Казаннан кан тамырлары хирургын көтәргә кирәк иде. Бу бүлек эшли башлагач эш җиңеләйде. Авыруны коткарырга өч табиб бригадасы алына идек, бу зур мөмкинлекләр бирде.
Ярдәм сораучыларга мин һәрвакытта да булышырга тырыштым. Гади әби яки югары дәрәҗәдәге кеше булсын - карашым һәркемгә бертигез булды. Эшем өчен дәүләт миңа хезмәт хакы түләде. Мин беркайчан да үзем өчен бернәрсә дә сорамадым, мин дәвалаган кешеләр миңа башкаларнын гозерләрен үтәргә ярдәм иттеләр.
   1 нче категорияле табиб-хирург Виктаний Волков ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең операция бүлеге мөдире булып та эшли. Халык сәламәтлеген саклау өлкәсендәге хезмәтләре, сәламәтлек саклау системасын үстерү өчен күп тапкырлар Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Аның яхшы һәм намуслы эше, профессиональлеге турында шәһәр газеталарында аның адресына рәхмәт сүзләре язылган мәкаләләр, шулай ук хастаханә җитәкчелегенең хезмәт кенәгәсенә теркәлгән рәхмәт сүзләре  сөйли. “Авыруны һәм җәрәхәтләрне генә түгел, ә кешеләрнең рухи халәтен дә дәвалаучы, мәрхәмәтле табиблар булганга рәхмәт”, - дип язылган “Кама таңнары” газетасының бер санында.
 
Үлем тырнагыннан йолып калу могҗизага тиң
- Дингә килү өчен күп еллар яшәргә, тиешле белем алырга, сынаулар узарга кирәк булган күрәсең. Ходай мине фән аша кешеләргә хезмәт итү юлына бастырды. Аның булышлыгы белән минем искиткеч нәтиҗәләрем булды. Гадәттә хирургка кеше үз аяклары белән килә, ә безгә күп тән җәрәхәтләре булган кешеләрне алып киләләр. Операция ясау яки ясамау кебек төшенчәләрдән тиз генә берсен сайларга кирәк. Без профессионал булырга тиеш. 33 тапкыр пычак җәрәхәте алган һәм йөрәге тибүдән туктаган кешегә дә операция ясарга туры килде.
Бервакыт күкрәк читлеге җәрәхәтләнгән, аракы эчүче һәм тәмәке тартучы аяксыз ирне алып килделәр. Йөрәге яраланган, хәле авыр иде. Йөрәк тибеше сизелми. Аны шунда ук операция бүлмәсенә алып киттек. Икенче көнне инде ул реанимация бүлмәсендә тәмәке тартып ята иде. Мин операцияләрне тиешле дәрәҗәдә эшләдем.
Без эштә яшәдек. Көндез 24 авыруны алып бардык, соңыннан кизү тордык, ә иртән янә эшкә керешә идек. Аена 10-12 мәртәбә кизү тордык,-дип дәвам итте үзенә алмашка шактый яшь белгечләр әзерләгән тәҗрибәле табиб-хирург.
Хәзерге вакытта ул гаиләсе белән Балык Бистәсендә яши. Аның ике улы, ике кызы бар.
Виктаний Константинович үзенең татар булуы белән горурлана. Һәр кешедә милли-мәдәни үзаң хисе тәрбияләү мөһим, дип саный. Ул Ислам кануннары буенча яши. Чөнки үзе дөресен сөйләргә һәм гаделлек өчен көрәшергә яратучы намуслы кеше. Ә ислам – ул тынычлык, яхшылык һәм гаделлек дине. 
Профессиональ эшчәнлектә үз куллары белән могҗиза эшли Виктаний Константинович. Еш кына клиник үлем халәтендә булган кешеләрне  үлем тырнагыннан йолып калу өчен интуициягә - югарырак бирелгән сигналларга таянырга туры килә. Аллаһы Тәгалә аңа моның өчен көч бирә, авыру кеше сәламәтләнә. Чын врач өчен бу иң мөһиме.

 

Таңсылу Мингазова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X