Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вазыйх Фатыйховның балалар өчен язылган ”Киез итекле каз” дигән яңа шигырьләр китабы дөнья күрде

Шушы көннәрдә якташыбыз, шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вазыйх Фатыйховның балалар өчен язылган ”Киез итекле каз” дигән яңа шигырьләр китабы дөнья күрде.

 Татарстан китап нәшриятында шактый тиражда нәшер ителгән әлеге китап тышлыгындагы рәсемнәре белән үк нәниләрне үзенә җәлеп итә.  Ә шигырьләре шаянлыгы белән елмайта да, мәгънәләре белән уйландыра да торган. 
Татарстан китап нәшриятында яңа “табадан төшкән” танылулы җырлар җыентыгында Вазыйх Фатыйхов шигырьләренә иҗат ителгән җырлар да  кергән.
Бу хакта шагыйрь: “Җырны композитор, шагыйрь, җырчы тудыра. Мин, беренче чиратта, үзем белән иҗади тандемда булган иҗатташларыма рәхмәтлемен. Халык  күңелендә кала торган җырлар күбрәк туса иде”, – дигән теләген җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса