Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татьяна Старикова: «Студентлар мине эшемә рухландыра»

Татьяна Витальевна Старикова Агротехник техникумында инде менә 20 ел махсус дисциплиналар укытучысы булып эшли.

  – Техникумга 2004 елда медицина белемем белән очраклы рәвештә килеп эләктем. Директорның укыту-җитештерү эше буенча урынбасары Вера Александровна Ненастьева ул вакытта мин укыта алачакмын дип миндә оптимизм уятты. Аннары, әлбәттә, педагогик белем алу да, квалификация күтәрү курслары да булды, әмма башта бу буш энтузиазмга гына корылган иде. “Әгәр безнең студентлар булмаса, кем җир сукалый, кем икмәк үстерә. Бөтен өмет аларда” -  Мария Ивановна Писареваның бу сүзләрен һәрвакыт истә тотачакмын. Укучыларны тәрбияләүдә иң мөһиме – һәр студентта үзенең һөнәри яраклылыгына ышану формалаштыру, шулай ук уку планында каралган барлык дисциплиналарны, әзерлек төрләрен үзләштерү кирәклеген ачык аңлау дип саныйм, - ди Татьяна Витальевна.
Гаиләдә бердәнбер бала булып әти-әнисе Виталий Григорьевич һәм Александра Алексеевнага гына түгел, ә бабасы Алексей Герасимовичка, әбисе Евдокия Игнатьевнага, шулай ук апасы Настасья Алексеевнага (ул  балачактан ук шулай дәшә) шатлык китерә. Ул вакытта әнисе техникумда укыган.  Настасья Алексеевна  аны карарга булышкан, безнең районның Корноухово авылы янындагы Хвостово авылында (хәзер бу авыл юк) әбисендә яшәгән. Бөек Ватан сугышыннан соң ике аягын югалткан бабасы Алексей Герасимовичның яраткан оныгы була ул.
– Балачагымның иң бәхетле  чаклары Хвостово авылы белән бәйле. Күрше балалар белән елгага балык тотарга йөри идек, аннары киптерелгән балыкны  баскыч төбенә утырып ашый идек. Күршеләр бакчасында үсеп утырган кишерләрне  утап бетереп, иң зурысын эзләп табып, аны бочкадагы суда юганымны бик яхшы хәтерлим, - ди ул. 
Мәктәпне тәмамлагач, медицина училищесында фельдшер белгечлеге ала, аннары Казан дәүләт медицина университетына укырга керә. Кияүгә чыга, гаиләсе белән Түбән Новгородта яши. Хыянәт кичергәннән соң ул балалары белән әти-әнисе янына кайта.
- Мин икенче ирем белән бик бәхетле. Ирем Дмитрий Николаевичка һәм әнисе Галина Николаевнага балаларны тәрбияләүдә ярдәм иткәннәре өчен  мин бик рәхмәтлемен.
Улым Максим безнең техникумда һөнәр үзләштерде. Казан дәүләт аграр университетын тәмамлады. Хәзерге вакытта әтием Виталий Григорьевич белән бергә автомобиль транспортын ремонтлау буенча мастер булып эшли. Максим белән Машаның ике улы үсә, димәк эшне дәвам иттерүчеләр бар. Саша белән Дима да техника белән кызыксыналар. Ә кызым Наталья быел Мәскәүдә Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясен «Сольный халык җырлавы» белгечлеге буенча тәмамлый. Үз тормышында шулкадәр күп авырлыклар һәм сынаулар кичергәннән соң, ул үз хезмәте һәм үҗәтлеге белән җиңүгә ирешә. Аңа сәнгать дөньясына юл ачкан һәм җырга  мәхәббәт тәрбияләгән беренче кеше – балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано укытучысы Татьяна Львовна Купцова. Наташаның иң яраткан укытучысы. Беренче елларны мәктәпкә кадәр күтәреп алып барып, урындыкка утыртып калдыра идек. Дәрес беткәч күтәреп өйгә алып кайта идек. Унике ел балалар сәнгать мәктәбендә укып  ике бүлекне тәмамлый: инструменталь һәм театр сәнгате. Вокал буенча беренче укытучысы - ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты, ТР атказанган артисты Наилә Акрамовна Вәлиева. Ул Наташада халык җырларына мәхәббәт уята. Мәскәүдә Гнесиннар исемендәге музыка училищесына укырга керә. Әлегә кадәр дәүләт ансамбле белән элемтәдә торабыз. Ел буе Мәскәүгә әзерлек курсларына барып йөрдек, халыкара дәрәҗәдәге уку йортына керү өчен таләпләр бик югары. Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясен тәмамлап, дүрт ел инде училище студентлары оештырган «Златица» төркеме солисты булып тора, - дип сөйләвен дәвам итә Татьяна Витальевна.
Түбән Новгородтан Балык Бистәсенә кайткач, ул районда православиене күтәрү эшенә кереп китә. Язмыш аны районның яхшы кешеләре белән берләштерә – Татьяна Владимировна Караганова, Евгений Владимирович һәм Татьяна Александровна Лыловлар, Татьяна Михайловна Потапова, Людмила Михайловна Смолина, Надежда Алексеевна Фомина, Владимир Валентинович Банницын, Анатыш авылындагы гыйбадәтханә настоятельләре Александр һәм Семион. Алар белән бергә гыйбадәтханәне (храм Казанской иконы  Божьей Матери) һәм Якшәмбе мәктәбен төзекләндергән. Рус халык бәйрәмнәрен: Рождество, Коляда, Масленица, Пасха, Троица көне, Алма спасы, Радоницаны торгызып үткәрә идек.

 

Дщвамын " Авыл офыклары" газетасында укый аласыз.

Автор Тансылу Минһаҗева. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса