Тикшерү мәгълүматлары буенча 17 майда Тәтеш районындагы Алекин Аланы авылындагы бер йортта, исерек хәлдә булган Томков 48 яшьлек хатын-кызның өстенә янучан сыеклык сибә һәм ут төртә. Хатын-кыз ут капкан киемен салып ыргыта ала һәм урамга йөгереп чыга. Тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәте чакыртыла. Хәзер тәненең 65 %ы 2-3 дәрәҗәдә пешкән һәм шул ук дәрәҗәдә шок кичергән хатын-кыз Тәтеш хастаханәсенең реанимация бүлегендә ята.
Хатын-кыз сүзләренә караганда, алар арасында низаг ир-атның эчүе аркасында чыккан. Моңа кадәр дә җинаять җаваплылыгына тартылганы булган Юрий Томков гаебен танымаган, якын арада аны сак астына алу мәсьәләсе хәл ителәчәк.
Нет комментариев