Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Таләпләрне санга сукмасаң штраф түлисең

Бүгенге җәмгыятебездә, кат-кат искәртеп торуларга да карамастан, тәртипсезлекләргә адым саен тап булып торабыз.

Мондый вакытта җаваплы хезмәткәрләр кая карый икән, дип, ваемсыз бәндәләрне ачуланып үзеңне кая куярга белмичә борчылып аптырап йөрисең. Ә тәртипсезлек кыш айларында аеруча еш күзәтелә. Әле шушы көннәрдә генә район үзәк хастаханәсенең «Ашыгыч ярдәм» күрсәтү автомашинасында эшләүченең үз танышына зарлануы колагыма чалынган иде. Ул район үзәгенең берничә урамында яшәүчеләрнең үз йортлары каршысында кар көрәгәндә аны һәрвакыт олы юлга чыгарып өюләренә ризасызлыгын белдереп, әйтерсең лә ул кар өемен олы юлдан минут саен диярлек трактор чистартып үтәргә гадәтләнгән, дип ачынып телгә алды. Чыннан да урынлы һәм бүгенгесе көнне актуаль борчылу бит. Аннары бу хәл бүген бик күп автомобильчеләрнең дә үзәкләренә үтте, чөнки олы юлда йөрүчеләргә ул өстәмә кыенлыклар тудыра. Еш кына менә шушындый мәгънәсез кайберәүләрнең гаебе белән юл һәлакәтләре еш кабатланып тора. Әлбәттә инде автотранспортчыларыбыз да нык җәфа чигә, барасы юлларына соңга калырга мәҗбүр булалар. Шуңа мондый хәлгә ашыгыч рәвештә чара күрүләрен сорап район үзәгендә яшәүчеләр җирле башкарма комитетына, хакимияткә мөрәҗәгать иткәннәр. Халык үтенече буенча нинди чаралар күрелүе бүген күпләрне кызыксындыра, шуңа без дә аның нәтиҗәләре хакында район башкарма комитетының административ техник инспекциясе башлыгы Фәрит Хәсәновтан сораштырырга булдык. Аның сүзләренә караганда, халык мөрәҗәгатьләрен алар беркайчан да  игътибарсыз калдырмыйлар. Әлеге җитди сигнал уңаеннан  3 нче гыйнвар көнне һәркемнең өйдә булуларын искә алып, берничә җаваплы хезмәткәрдән торган комиссия белән алар 7 урамда йөреп кайтканнар. Мәгълүм булганча, алар үзләренең төп максатлары итеп бүгенгесе көнне гаеплеләрне ачыклап катгый җавапка тарту гына түгел, бу хәл бүтән кабатланмасын өчен киң аңлату эшләре үткәрүләрен белдерде. Шунысын да әйтү урынлы булыр, мондый чараның нәтиҗәсе бик зур икән. Аннары ике арада булган мондый әңгәмә, кисәтү эшләре шул көнне үк аерым исемлеккә кертелеп, әлеге комиссия тарафыннан ныклы контрольгә алына. Мондый хәл ел дәвамында тагын кабатланса, җаваплы хезмәткәрләргә ул катгый чара күрергә төпле нигез булып тора.  Әлеге шикаять буенча да абруйлы комиссия алда әйткәнебезчә  район үзәгенең җиде урамында булып, начар гадәтләрне үз иткән унике гаилә  белән очрашкан. Әңгәмә барышында аларның һәркайсына да торак пунктларда хокук тәртибен бозу турындагы закон таләпләренең 13.33 нче маддәсе нигезендә, кагыйдәләрне санга сукмаучыларга карата 5-10 мең сум күләмендә штраф санкциясе кулланылачагы хакында кисәтү ясаганнар. Очрашу барышында барысы да үз гаепләрен  таныган, мондый хәлнең киләчәктә кабатланмаячагына ышандырганнар. Бер үк файдасы гына тия күрсен, ә без хөрмәтле газета укучыларыбыздан урыннарда мондый яман күренешләр хакында хәбәрләр көтеп калабыз.
  
Галим Аман.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса