Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сыйфат һәм куркынычсызлык тәэмин ителергә тиеш

Ел саен ноябрьнең икенче атнасы Бөтендөнья сыйфат атналыгы буларак билгеләп үтелә.

2022 елда ул 7 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр «Россия - сыйфат билгесе булган ил» девизы астында үтте. Кулланучылар сыйфатлы һәм куркынычсыз товарлар (эшләр, хезмәтләр) сатып алырга хокуклы булуларын  исегезгә төшерәбез.
Сыйфат кулланучыга товардан (эштән, хезмәт күрсәтүдән) файдалануны тәэмин итә. Товар яки хезмәт күрсәтү белдерелгән характеристикаларга туры килергә тиеш. Әгәр сатып алынган товар төгәл тасвирламага ия булмаса, алар гадәттә кулланыла торган максатлар өчен яраклы булырга тиеш.
Товарда җитешсезлекләр булу аны кире кайтарып, сатучыга (җитештерүче, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле хосусый эшмәкәргә) сыйфатсыз товар сатып алу аркасында китерелгән материаль, мораль зыянны каплау, башка чыгымнарны түләтү өчен нигез булып тора.
Шундый ук хокуклар кулланучыга сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән очракта да бирелә.
Товар сатып алынгач кулланучы аны хезмәт итү вакыты дәвамында ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү, товарда сатучы хәбәр итмәгән кимчелекләр ачыкланган очракта алыштыру, сату-алу килешүен үтәүдән баш тарту һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару хокукына ия.
Бу шартнамә нигезендә башкарылган эшнең сыйфатына да кагыла.
Товарның (күрсәткән, хезмәтнең) куркынычсызлыгы кулланучының тормышы, сәламәтлеге, мөлкәте һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсызлыгын тәэмин итү, аны куллану, саклау, күчерү вакытында һәм утильләштерү шартларында, шулай ук эшне башкару (хезмәт күрсәтү) процессының куркынычсызлыгын күздә тота.
Кулланучы товарның  хезмәт итү вакыты дәвамында, ә ул вакыт күрсәтелмәсә товарны кулланучыга тапшырганнан соң ун ел дәвамында зыян китермәвен  таләп итәргә хокуклы.
Бу шартлар үтәлмәгән очракта китерелгән зыянны тулысынча кайтару гарантияләнә.
Югалтулар закон яки килешү нигезендә билгеләнгән (пеня) өстеннән каплана. Моннан тыш, пеня түләү һәм зыяннарны каплау кулланучы хокукын бозган затны кулланучы алдындагы йөкләмәләрне үтәүдән азат итми.
Товарны (эшне, хезмәтләрне) кире кайтару сәбәпле, кулланучыга китерелгән зыян да тулысынча каплана.
 Товарларның, эшләрнең яки хезмәтләрнең сыйфатына һәм иминлегенә кулланучы хокукы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»  законда күрсәтелгән.

Гөлнара Сафина,
әйдәп баручы белгеч-эксперт.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса