Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шомбыт авылы китапханәсенә 100 ел

Шомбыт авылы китапханәсе турында беренче мәгълүматлар 1922 нче елга карый.

  "1922 елның гыйнвары өчен Лаеш өяз китапханәсенең отчет җыелмасы" нигезендә өяз китапханәсе фондына кергән барлык әдәбият яңа ачылган китапханәләргә тапшырыла, алар арасында Шомбыт авылы китапханәсе дә бар иде.
Кызганычка каршы, авылның беренче китапханәчесе кем булуы, уку бүлмәсе фонды күпме булуы турында мәгълүмат юк. Авыл тарихында 1929 елда китапханәче Николай Березаев булуы искә алына. Шомбыт авыл советы эшчеләренең хезмәт хакы алу турындагы кәгазьләре белән танышкач 1944-1947 елларда авыл һәм мәктәп китапханәсендә Ионов Павел Евгеньевич эшләвен белдек. 1948 елның октябреннән Павел Евгеньевич Ионов авылның изба-читальня (китап уку йортында) эшли, ә китапханәгә Карсаков Леонид билгеләнә. Шулай итеп, бездә китапханә белән төрле елларда кем җитәкчелек иткәне турында мәгълүмат сакланган. Мин үзем китапханәне 2008 елда Рауза Гыйльметдиновадан кабул итеп алдым.
Китапханәчеләр үзгәргән кебек, китапханәнең урнашуы да үзгәрде. Элек ул Завод урамындагы йортта булган, аннары авыл клубының бер бүлмәсенә, аннары Совет урамындагы йортка күчерелгән. 1995 нче елда китапханә Шомбыт спирт заводының күпфатирлы йортына күченде, хәзерге вакытта да ул шунда халыкка хезмәт итә.
XX-XXI гасыр - массакүләм мәгълүмат чараларының көчле үсеш чоры. Интернет һәм телевидение китап укуны артка күчергән кебек тоелса да, алай булмады. Китапханә - кешелек зирәклеге, бүгенге көндә укучылар өчен заманча техника белән җиһазландырылган мәдәният үзәге. Шул ук вакытта уку кешенең танып белү эшчәнлегенең төп төре, массакүләм мәгълүмат чыганагы булып кала.
Бүгенге көндә Шомбыт китапханәсе фондында 10726 данә китап бар. Китапханәдә «Минем республикам Татарстан», «Әби сандыгыннан», «Табигать - безнең йортыбыз», «Наркотикларсыз тормыш», «Татарстанның яшел даруханәсе», «Онытылган китаплар», «Туган ягыңны ярат һәм бел», «Зарарлы гадәтләргә каршы китаплар» һәм башка темаларга күргәзмәләр оештырылды. Шулай ук якташ язучыларыбыз күргәзмәсенә дә киң урын бирелгән.
Бүгенге китапханә укучылар һәм китаплар белән берлектә бик зур дөньяны тәшкил итә. Өлкәннәр өчен өйләргә һәм мәктәпкә күчмә чаралар оештырыла, әдәбиятка күзәтү ясала. Бу үзенчәлекле дөнья көннән-көн үзенә күбрәк тарта. 

Гөлшат Шакирова,
китапханәче.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X