Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салават Минневәлиев: «Шигърияттә минем язмышым»

Мин–Салават Минневәлиев.

Олы Укмас авылыннан, 28 яшьтәмен, өйләнгән.     
"Бер мизгелдә тормышның асты өскә әйләнде", -дигән сүзләрне ишеткәнем бар иде, ләкин бу миңа да кагылыр дип һич тә уйламадым. Аллаһ язганнан узып булмый икән...2016 нчы елда минем тормышым икегә аерылды да куйды...
Мәскәү шәһәрендә эшләгән җиремнән туган якларга ялга кайтып килә идем. Казанга кайтып җитәргә 400 километр ара калгач мин утырган машина юл һәлакәтенә очрады.   
Уянып китсәм, рәтләп күрмим, кулларым бәйләнгән, һава җитми.Кычкырып карыйм-тавышым чыкмый, ишетмиләр, умыртка сөягенең муен өлешенә һәм уң як үпкәне эшләтеп жибәрү өчен операция ясаганнар икән. Баш очындагы аппаратның пипелдәвенә башым ярыла...Шул чагында Аллаһтан җиңеллек бирүен сорадым, соравымны җавапсыз калдырмады Раббым, йоклап киттем.
Бер атна тирәсе ярым-кома халәтендә тотканнар мине. Хәлем нык авыр булган, селкетергә, боргаларга ярамаганлыктан тәннәрем бер халәттә ятып тишелеп бозыла башлаган... Реанимациядә 20 көнләп ятарга туры килде. Хәлем бераз җиңеләйгәч, палатага күчерделәр, табиблар бөтен көчләрен мине терелтүгә куйды. Бер айдан соң мине өйгә чыгардылар.  
Яңача яши башларга көч-куәт биргәне, тормыш иптәшем Мәрьямемне бүләк иткәне өчен Аллаһыма мең рәхмәтлемен.
Бүгенге  көндә без бергә, шатлыкны да кайгыны да уртаклашып, Аллаһ ярдәме белән авырлыкларны җиңеп яшәргә тырышабыз, Раббым тигез, матур мәгънәле гомерләр кичерергә насыйп итсен!   
Үземнең язмышыма кагылышлы шигырьләрем белән дә таныштырасым килә газета укучыларны.

"Сынма."

Күңелнең бит төрле чагы була –⁣⁣
Елмаясың, кайчак көләсең,⁣⁣
Ә кайвакыт күңелләрең тулып,⁣⁣
Утларында янып көясең.⁣⁣⁣
 ⁣⁣Көннәрнең дә  була төн төслесе,   
Яңгырлысы... була аязы. ⁣⁣
Давыллары кайчак дулап үтә, ⁣⁣
Әйтерсең лә йөрәк авазы.⁣⁣

Тормышның да була төрле чагы 
Кайгылары була, шатлыгы.
Яшәү тәме шундый татлыдыр ул,
Тоелмый да дөнья тарлыгы.⁣⁣
 
Җирдә тормыш шулай яратылган,  ⁣⁣⁣
Сынауларсыз бармый дөньясы.⁣⁣⁣
Аллаһ биргән  нигъмәтләрне татып⁣⁣⁣,
Яши җирдә Адәм баласы.⁣⁣⁣
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса