Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рушания Ситдикова: «Тормыш ул сикәлтәсез, без теләгәнчә генә бармый шул»

Шушы көнәрдә Яңа Арыш авылы китапханәсе мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова Ситдикова Рушания гаиләсендә булып, хәлләрен белеп кайтты.

 Бүгенге көндә  аның улы  Салават  хәрби хезмәттә. Ул сентябрь ахырында өлешчә мобилизация кысаларында хезмәткә чакырылган иде. Иң элек, Рушания  апа үзенең тормышын сөйләп, узган вакыйгаларны искә төшерде. Ул – 30 елга якын фермада сыер савучы булып эшләгән уңган авылдашларыбызның берсе. Тормыш иптәше Ихсан абый белән ике малай тәрбияләп үстерделәр. Төп нигездә, каенана-каенатаны хөрмәтләп, матур гомер юлы уздылар. Каенанасы Зәйтүнә апа бар гомерен  китапханәче һәнәренә багышлаган хезмәткәр иде. Авылдашлар бүгенге көндә дә, Зәйтүнә апаның хезмәтен югары бәяләп, бик яратып искә алалар. Оныкларын тәрбияләгәндә дә Зәйтүнә апа бик зур ярдәмче була. Салават та, Ислам да мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, һөнәр үзләштерәләр. Исемдә: Казан педагогия көллиятендә укыганда, педагогик практиканы Яңа Арыш мәктәбендә үттем. Олы сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән белем бирдем.  Дәрескә керү белән, матур, ягымлы итеп исәнләшәләр иде алар. Миннән “иң беренче сорарсыз әле” дип шаяртып куюлары да хәтердә. Шулкадәрле тырыш, акыллы укучылар иде. Китаплар да бик яратып укыдылар, китапханәдән юллары өзелмәде, төрле чараларда да актив катнаштылар. Әтиләренә дә, кочак-кочак китап алалар  иде.  Ихсан абыйның гына гомере  кыска булды шул: 50 яшенә җитәм дигәндә генә инфаркт булып, вафат булды. Барлык хезмәт, балаларны аякка бастыру, аларны тормышлы итү Рушания апа җилкәсенә төшә.

– Малайлар бит алар! Аларга тагын да ныклы игътибар кирәк. Әтисе урынына да мин булдым, – ди Рушания апа. Тормыш ул сикәлтәсез, без теләгәнчә генә бармый шул. Инде үсеп, буйга җиткән егетләрне дә тормышлы итәсе килде Рушаия апаның. Әни кеше һәрвакыт баласының бәхетле булуын тели бит. Көннәренең бер көнендә Рушания апа Салаватның сөйләшеп йөри торган кызы барлыгын сизеп ала. Сөенә әни йөрәге. Озак та үтми, август ахырында, Теләче районы Бичер авылыннан уңган кыз белән зурлап  туй үткәрделәр. Бер ай гына гаилә корып, матур гына яшәгәндә,  Салаватка повестка килеп төшә. Икенче көнне Казанга ук алып китәләр аны. Бер ананың йөрәге ничек чыдагандыр?!

         Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

 

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса