Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиялеләргә тагын бер өстәмә ял бирергә тәкъдим итәләр

Шундый эчтәлектәге канун проектын 20 февраль көнне Дәүләт Думасына «Новые люди» партиясе депутатлары кертәчәк.

Хәзер ел саен диспансерлаштыруны 40 яшьтән өлкәнрәк дәүләт хезмәткәрләре һәм хезмәткәрләр генә үтә. 18 яшьтән алып 39 яшькә кадәрге россиялеләргә мондый ял өч елга бер тапкыр бирелә, ә пенсионерлар елга ике тапкыр медицина тикшеренүе өчен бушлай ял көненә исәп тота ала.  

Депутатлар барлык эшләүче россиялеләргә, яшенә карамастан, елына бер тапкыр хезмәт хакларын югалтмыйча, медицина тикшерүе узу мөмкинлеген тәкъдим итә. 

 

"Һәр елны диспансеризация үтү иртә срокларда җитди, куркыныч авыруларны ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Нәтиҗәдә, бу һәркемгә, шул исәптән дәүләткә һәм эш бирүчегә дә отышлы. Чөнки сау-сәламәт хезмәткәр больничныйга да азрак чыгачак",-ди сәламәтлек саклау мәсьәләләрен алып баручы Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков.   

Канун проектының автордашы Сәрдан Авксентьева документның язгы сессиядә каралачагына өметләнә. Шул ук вакытта калган фракцияләр вәкилләре инициативага уңай карыйлар. 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/rossiyalelrg-tagyn-ber-stm-yal-birerg-tkdim-itlr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса