Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ришат Төхвәтуллиннан күңелсез хәбәр

«Без хәзер зур күләмдә акча түләргә мәҗбүр...»

Җырчы Ришат Төхвәтуллин сторисларында күңелсез хәбәр җиткерә. Ул үзенең репертуарындагы «Яланаяк балачагым» һәм «Китмә, сандугач» җырларын башка җырламаячак. Казанда узган концертларыннан соң, аңа, авторлык хокукларын бозган өчен, зур күләмдә штраф салганнар.

«Әлеге җырларыбызны без концертлардан алып куярга мәҗбүр. Чөнки авторлык хокуклары бездә түгел. Һәм инде безгә менә шундый халык күңеленә кергән җырларны җырларга рөхсәт юк. Инспекторлар концертка киләләр, төшерәләр. Казан концертында халык бик сорагач, «Китмә, сандугач»ны башкардык. Хәзер без зур суммада акча түләргә мәҗбүрбез. Кызганыч…

Әлеге җырларны без дә җырламасак, бу нәрсәгә илтер икән? Әйтә алмыйм. Ләкин аларны җырлаудан тыюда шәхсән бер мәгънә дә күрмим. Кыскасы, 2 җыр репертуарымнан төшеп кала», – дип аңлата җырчы. 

«Китмә, сандугач» – Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә Рөстәм Яхин язган җыр. «Яланаяк балачак» – Венер Фәттахов сүзләренә Шамил Шәрипов язган җыр.

Ришат Төхвәтуллинның әлеге җырлары өчен күп еллар беренче продюсеры Рифат Фәттахов белән судлаша. Аларның юллары моннан 5 ел элек аерылды. Хәзер Рифат Фәттахов Ришатка элекке җырларын башкару хокукы бирми. Ләкин әлеге сторисларында Ришат Рифат Фәттахов исемен телгә алмый. 

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/trda-milli-proektlar/risat-toxvatullin-kunelsez-xabar-itkerde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса