Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Резидә Шәрәфиева: «Мин гомер буе ирекле булдым...»

Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез.

"Мин әйткәләшергә яратмыйм, ләкин кызып китәргә мөмкинмен. Чыгарымнан чыккан вакытта кешегә сүз әйтеп, соңыннан үкенеп йөри торган гадәтем бар. Хаклы булсам да, гафу үтенә ала", - ди ул.

- Резидә, бөтен образларны да тектерәсезме? Әзер күлмәк сатып алу арзанрак түгелме?

- Түгел. Аның бәясе – адәм көлкесе. Ә күлмәкләрне һәрвакыт тектерәм. Күлмәк янына баш киеме дә ясатам. Образларны үзем эзләп табам, интернетта эзләнәм, аларны бераз үзгәртәм. Беркемдә булмаган, кабатланмаган кием кияргә яратам. Хәтта пальто, туннарны да тектерәм. Чаллыда бик оста тегүчем бар. Әмма телефон номерын беркемгә дә бирмим (көлә). 

- Кызыгыз Зөләйханы соңлап таптыгыз...

- Мин аны 40 яшемдә таптым. Аллаһы Тәгалә эшедер инде ул. Бөтен дөньяга “кияүдә булган идем” диясем килмәсә дә, беренче ирем белән 7 ел яшәдек. Әмма балабыз булмады. Табибларга йөрдек, бар да яхшы диделәр. Аннан соң аның тарафыннан “кеше үзе өчен яшәргә тиеш” дигән сүзләр дә булды. Бәлки бала булса, яшәгән дә булыр идек. Ул начар кеше түгел. Аның тегү остаханәсе бар, кайвакыт анда кием тектерәм.

- Зөләйха туганда, дустыгыз, танылган журналист Гөлназ Шәйхи дә янәшәгездә булган икән...

- Баланы якын дустым, табибә Наилә Наилевна таптырды. Зөләйханың туу вакыты минем туган көнгә туры килә иде. Минеке – 10 гыйнварда. Ләкин ул көнгә туры китерәсе килмәде, шуңа күрә табибыма баланы 7 гыйнварда табыйк, дидем. Аллаһы кушып, шулай булды да. Чынлап та, бала тудыру йортына дустым Гөлназ да килде. Ул бала табучы хатын-кыз турында язарга теләде. Бала тапканда, авызыма су салып торды. Бала тугач та, “Зөләйха!” диде Гөлназ. Бөтен кешегә дә ошады. Шулай итеп, кызыма исемне Гөлназ тапты (көлә). Зөләйха карында чакта бик актив иде. Кечкенә вакытта да малайлар кебек иде ул. Хәзер менә үсә төшкәч, холкы үзгәрде.

- Зөләйхага иптәш калып кайту теләге булдымы?

- Тагын бер бала алып кайтсам, Зөләйха үпкәләр, аңа игътибар кимер дип уйладым. Хәзер дә шулай уйлыйм. Югыйсә, кызымны иркәләп үстермәдем, һәр эшкә өйрәтергә тырыштым. Аңа хәзер 16 яшь. Һөнәр сайлый, программалаштыру белән кызыксына. 

- Сез шәхси тормышыгыз турында сөйләшергә яратмыйсыз. Ә шулай да Зөләйханың әтисе нинди кеше ул?

- Әйбәт кеше ул. Кешелекле, ярдәмчел, күңеле чиста. Хатын-кыз белән ир бер-берсенә дус та булырга тиеш. Һәр эшне уртага салып, киңәшләшеп эшлибез. Башны югалтып гашыйк булдым дип әйтә алмыйм. Ул мине яхшылыгы белән үзенә каратты.  

- Күптән түгел Равил Галиев белән әңгәмәбез чыкты. Әңгәмәдә ул аңа “хыянәт” итүегез турында сөйләде...

 - Яшь җырчы Рафаэль Якупов белән концерт куйганыма үпкәләде шул. Рафаэль белән Казан шәһәр филармониясендә бергә эшлибез. Әмма ул концертка Равилне дә чакырдык, тамашачы аны бик зурлап алкышлады. Равилнең шаяруы белән үпкәсе бергә, икесен бергә әйтә дә, аңламый да калам. Тик озын тәнәфестән соң без кабат Равил белән кушылдык, хәзерге вакытта яңа программа әзерлибез. Шул ук вакытта Рафаэль белән дә концертларыбыз бара. Миңа икесе белән дә эшләве уңайлы.   

 

- Ирегез Равилгә көнләшмиме? Гомумән, көнчеме ул?

- Юк, көнләшми. Бала-чага түгел бит инде без.  

- Сез ирекле булырга яратасызмы?

- Әйе. Мин гомер буе ирекле булдым. Миңа ничек җайлы, шулай йөрим. Ләкин өемдә һәрвакыт тәртип. Концертка киткәндә дә, ашарга пешереп китәм. 

- Резидә, кеше белән үпкәләшеп яки тавышланып йөргәнегез бармы?

- Мин әйткәләшергә яратмыйм, ләкин кызып китәргә мөмкинмен. Чыгарымнан чыккан вакытта кешегә сүз әйтеп, соңыннан үкенеп йөри торган гадәтем бар. Хаклы булсам да, гафу үтенә алам. Үземне үзем тәрбиялим. Кызыма да: “Әгәр тавыш күтәрәм икән, әни, туктале”, - дип тыныч кына әйт дим. Мин – “акыллы усал”. Ачу килгән чаклар булса, башта бер-ике көн уйлап йөрим. Уйлый-уйлый, йокламаска да мөмкин. Аннан соң ул кешене чәй өстәле артына утыртып, җайлап кына аңлатам. Шулай аңлашсаң, ике якка да рәхәт булып китә, үпкәләр юкка чыга. Гел тыйнак кына булып йөреп булмый. Ошамаган әйберләрне кайвакыт әйтергә туры килә. Ә болай мин бөтен кешене дә яратам, барысына да яхшы мөгалләмәдә.

- “Шәһри Казан”ны укучыларга нинди теләкләрегез бар?

- Бүген бөтен дөньяны, кешелекне борчыган әйбер  ул – тынычлык. Бернәрсә уйламыйча, бик рәхәт заманда яшәгәнбез, эшләгәнбез икән. Шул чакларга кире кайтып, илләребез имин булып, тыныч күңел белән сөенеп барыр эшебез, сөенеп кайтыр өебез булсын. Дөньяның ямен күреп, тәмен татып, куанып яшәргә язсын. Үзең һәм якыннарың исән-сау булу – иң зур бәхет шул. Бер-б

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rezid-shrfieva-min-gomer-bue-irekle-buldym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса