Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Редакциягә яңа китаплар кайтты

Әлеге китапларны редакциягә креп алып була. Бәясе 100 сум.

"Рәкыйп Хәмитов. Копчёный". Автор - Лилия Гибадуллина.

Көрәш – Сабан туйларының бизәге генә түгел, ә татар халкының генетик куәтен барлап, ныгытып куя торган бер билге дә. Дүрт тапкыр Россиянең абсолют чемпионы, 18 тапкыр Чаллы Сабан туе батыры Рәкыйп Хәмитов бик борынгы татар җирләрендә көрәшче геннарының әле исән, аның ни дәрәҗәдә көчле икәнлеген раслаган шәхесләрнең берсе. Үзе дә Чаллыда яшәп иҗат итүче язучы, шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның «Рәкыйп Хәмитов. Копчёный» дип аталган документаль повестенда Яңа Мусабай авылында туып үскән кара чутыр малайның чын мәгънәсендәге көрәш юлы тасвирлана. 

 

"Тәүбә көне" (День покаяния). Автор - Рафис Корбан.

 

Кыргый атауга сәяхәт" (Путешествие на необитаемый остров). Автор - Ринат Мухамадиев.

Күренекле язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиевнең "Кыргый атауга сәяхәт" китабына кергән повесть һәм хикәяләре сәяхәтнамәләр жанрында язылган. Дөньяның кайсы гына почмагына барып чыкмасын, хәтта кеше аягы басмаган атауда да язучы татар эзләренә тап була. Җәннәт почмагына тиң кыргый утраулар, цивилизацияле илләр турында язганда, язучы сурәтләү чараларын мулдан куллана. Шуңа да әсәрләрне укыганда, укучының күз алдында гүзәл манзаралы картиналар җанлана, ә инде алардагы милли рух халык язмышы турында уйлануларга этәрә.

Физалия Дәүләтгәрәеваның “Төзәтәсе ялгышлар бар” китабы.

Реклама, "ТАТМЕДИА" АЖ "Авыл  офыклары" газетасы редакциясе филиалы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса