Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәхимә Рәшитова: «Олы Елганың чын активистлары алар!»

Ак яулыклы әниләр! Сезнең карашлардан да якты, сезнең күңелләрдән дә җылы наз юктыр ул дөньяда?!

Аналарның тылсымлы кулы тигән һәр нәрсә ярату, яктылык һәм матурлык белән сугарылган сәнгать әсәренә әверелә. Дания апа Хөснетдинова һәм Галия апа Камалованың иҗат җимешләре белән танышкач моның шулай икәнлегенә тагын бер инандым. 

–Олы Елганың чын активистлары алар! Горурланабыз үзләре белән, сокланабыз. Иренмиләр, һәртөрле чараларда катнашалар. Музей җитәкчесе Хәтимә Солтанова җитәкләгән “Хәзинә” клубына йөриләр. Чигәләр, бәйлиләр, сәйлән кушып картиналар иҗат итәләр, – ди районыбызның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәхимә Рәшитова. 
Чыннан да сокланып туймаслык! Алдымдагы төсле җепләрдән чигелгән мендәр тышларына, ашъяулыкларга исем китеп карап торам. Никадәр нәзакатьлелек, затлылык! Балачакның иң кадерле хатирәләрен кузгата торган чигешле япмаларны күр син! Күпереп торган җәйге чәчәкләрдән, әйтерсең, хуш ис бөркелә, купшы розалар, кызыл бәрхет мәкләр күзне иркәли.  Болар барысы да милли сәнгать үрнәге, элеккедән килгән чигү эшләнмәләрен зәвыклы итеп һәм югары осталык белән бүгенге көнгә җиткергән әби-апаларның бәяләп бетергесез кыйммәтле мирасы.
–Авылыбызда шактый еллар инде “Асылъяр” балалар фольклор коллективы эшләп килә. Анда Дания апа белән Галия апа да оныклары белән йөриләр. Бергәләп иҗади конкурсларга хәзерләнәбез. Яуланган уңышларыбыз да бар. Узган ел 300 мең сумлык грант отып, балалар өчен костюмнар тектердек. Бу барыбыз өчен дә зур сөенеч булды. Шул ук вакытта осталарның кул эшләнмәләреннән төзелгән күргәзмәләр дә оештырабыз, – дип сүзгә кушыла авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе һәм «Асылъяр»  коллективын җитәкләгән Алсу Әльмиева. Милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап калу, балаларда мәдәнияткә, туган телгә хөрмәт тәрбияләү максатын куйган коллективның уңышында әлеге ханымнарның тынгысыз хезмәт өлеше дә бар. Моннан тыш китапханәче Люция Габдуллина җитәкчелегендәге “Сердәш” клубына да бик теләп йөриләр  икән ак яулыклы әбиләребез.
Гаиләләрендә инсафлы балалар тәрбияләгән, аларны ил-көн каршында игелекле итеп үстергән Дания Хөснетдинова һәм Галия Камаловаларны авылдашлары ихтирам итә. Тормыш авырлыклары алдында баш имәгән, тирә-юньнән бары матурлыкны гына күрә белгән асыл затларыбыз ихлас хөрмәткә лаеклы. Алар бүген дә ялкынланып яшиләр, илһамланып иҗат итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса