Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәкыйп Садретдинов: «Исән-имин кайтсалар иде»

Бүгенгесе көнне күпләрнең игьтибары Украинада барган хәрби операциягә юнәлгән.

 Районыбыз халкы да анда барган вакыйгалардан читтә калмады, билгеле. Бүген кемнәр белән генә элемтәгә керсәң дә алар илебездә алып барылган сәясәтне күңелләре белән аңлауларын, аңа борчылуларын белдерәләр. 
Олы Әшнәк авылында гомер итүче Рәкыйп белән Илһамия Садретдиноваларның Казан шәһәрендә үз гаиләләре белән яшәгән ике улларының  берсе - Илназның махсус хәрби операциядә катнашуы хакында ишеткәч, без алар белән элемтәгә керергә булдык. Егетләрнең әниләре Илһамия ханымның әйтүенә караганда, ике улы да тәртипле, эш сөючән булып үскәннәр.  Тормышта да алар югалып калмыйча, җәмгыятебездә үзләренең лаеклы  урыннарын таба белгәннәр. Икесе дә хәрби хезмәттә булып, гражданлык бурычларын үтәп  кайткач, гаилә корып  Казан шәһәрендә төпләнгәннәр. Бүгенгесе көнне мобилизацияләнгән уллары Илназ, бер айга якын Казан шәһәре янәшәсендәге полигонда кыска вакытлы әзерлек  үткәннән соң 23 нче октябрьдә Украинага җибәрелгән. Төпчек уллары Алмаз өчен дә әти-әнисенең күңеле тыныч түгел. Ул 8 ел инде шәһәрдә хокук саклау органнарында хезмәт итә икән.  Киленнәре Гөлгенә белән Лилия дә итәгатьле, тәрбияле. Даими рәвештә элемтәдә торалар, өлкәннәрнең саулыклары, яшәешләре белән дә кызыксыналар.
Тормышта күпне кичергән, әдәп-тәртиплелек һәрчак алгы планда булган гаиләдә башкача булырга мөмкин дә түгел. Авылда әле дә алар күпләрне сокландырып тулы тормыш белән гомер кичерәләр. Рәкыйп белән Илһамия Садретдиновалар инде лаеклы ялда булсалар да абзар тутырып терлек асрыйлар, ике сыерлары бар. Әле моннан тыш Илһамия ханым гаиләдә 88 яшенә җиткән кайнанасы Нәсимә апаны да күңелен биреп тәрбияли. Бер сүз белән әйткәндә, тормышлары тигез, бөтен аларның. Бернигә дә мохтаҗлык кичермиләр, бары олы кайгы-хәсрәтләр күрмичә тигезлектә, муллыкта гомер кичерергә язсын иде, дигән изге теләктә калалар.
Әле шуны да әйтергә онытып торам икән,  уллары Илназ чит җирләрдә япа-ялгыз түгел.  Авылда бер сыйныфта укыган дусты Илһам Гарәфетдинов белән хәрби операциягә бергә чакырылганнар. Хәзерге вакытта барыбызның да теләге бер: дөньялар  тиз арада тынычлансын, егетләребез сау-сәламәт булып туган якларыбызга әйләнеп кайтсыннар иде.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса