Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Радик Юльякшин белән Гүзәлия арасында ни булган?

Радик Юльякшин (Elvin Grey) автор-башкаручы, композитор Гүзәлия тарафыннан иҗат ителгән җырларны бүтән башкармавы турында игълан итеп Инстаграмдагы аккаунтында язды.

Сүз "Яныңа агылам", "Югалтасым килми", "Ай ли җанашым", "Кабатла", "Бәхетемнең йозагы", "Карашлар арасында", "Кара каш" кебек хит-җырлар турында бара. Әлеге низаг авторлык хокуклары аркасында килеп чыккан.

Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Гүзәлия белән элемтәгә кердек. Билгеле булганча, хәзерге вакытта Гүзәлия хастаханәдә дәвалана, шулай да ул безнең белән аралашудан баш тартмады. Аның сүзләренчә, ике арадагы киеренкелек ярты еллап элек үк барлыкка килгән.
- "Яныңа агылам" җырын үзем өчен яздым, үзем җырларга теләдем. Әмма Радик бик сорагач, дуэт буларак җырларга килештек. Шулай итеп, бу җырны зур концертларда, солянкаларда бергә башкарырга, ә район һәм кечкенә шәһәрләрдәге сольный концертларында Радик үзе генә җырлый, әмма видео, клиплар төшермәскә дип килештек. Бу килешүне кәгазьдә имзалыйк дип күпме генә әйтсәм дә, ул ризалашмады. "Югалтасым килми" җыры белән дә шулай ук булды. "Яныңа агылам" җырына клип төшердек. Нәтиҗәдә Радик аны ошатмады. "Клип төшерүчеләрне син таптың, клип начар булды, җырларыңны миңа бир", - дип тәмам аптырашта калдырды, - ди Гүзәлия.
Ә бу җыр ике якка да уңыш һәм зур җиңү китерә. Алар "Яныңа агылам" җырын "Татар җыры"нда башкарып, "Алтын барс"ка ия була. Әле аннан соң да Гүзәлия белән Радик янә очраша: Гүзәлиянең яз көне Казанда узган концертында. Радик сүзендә тора, Гүзәлиянең концертына килеп чыгыш ясый. "Тамаша тәмамлангач, кул куярга кирәк дип миңа кәгазь сузды. Минем бу вакытта баш әйләнгән чак, концерт өчен дулкынланып, аны яңа гына үткәреп җибәрдем. Шулай да югалып калмадым, башта юрист белән киңәшләшергә кирәк, дидем. Ә ачып карасам, кагазьдә авторлык хокукларының миннән аңа күчүе турында язылган иде. Шундук каршы килүемне әйттем, билгеле, аңа бу ошамады", - диде Гүзәлия.
Радикның ни өчен Гүзәлиянең җырларын җырлаудан баш тартуы аңлашылмый. Югыйсә, Гүзәлия Радикның бу җырларны башкаруына каршы түгел. Радикның ни сәбәпле авторлык хокукларына ия булырга теләвен дә белә алмадык, чөнки администраторы безгә җавап бирмәде (җырчы хәзер фәкать администраторы аша гына аралаша).
- Минем тарафтан иҗат ителгән җырларны урнаштырганда, авторларын күрсәтүне сорап Радикка мөрәҗәгать иттем. Җавап итеп Радикның администраторларыннан хат килде. Анда болай диелгән: "Гүзәлия килешүгә кул куйган очракта гына җыр авторлары язылачак. Кул куелмаса, җырлар эфир, радио һәм Интернет челтәрләреннән алыначак". Әлбәттә, ризалашмадым. Кайсы композитор үз җырларын башка кеше исеменә бирә? Бу низагны зурга җибәрәсем килми, башка мәшәкатьләрем дә җитәрлек. Ураза ае, Ходай барысын да үзе җайлый ул. Шулай да бу хәлнең бер уңай ягы булды: бик күп кеше шалтыратты, берсеннән дә начар сүз ишетмәдем", - дип белдерде Intertat.ru хәбәрчесенә Гүзәлия.

http://www.buinsk-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев