Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Радик Ислямовның мөселман кардәшләребезне Ураза гаете бәйрәме уңаеннан тәбрикләмәсе

Кадерле балыкбистәлеләр! Сезне Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!

Изге Рамазан ае төгәлләнү уңаеннан билгеләп үтелә торган бу бәйрәм рухи һәм югары әхлакый нормалар символы булып тора. Ай дәвамында уңай якка үзгәрергә, күбрәк яхшылыклар һәм игелекләр эшләргә омтылып, җанны да, тәнне дә сафландырган дин кардәшләребез рухи үсешнең яңа баскычына күтәрелделәр.
Якташларыбызның йөрәк кушуы буенча үткәрелә торган ифтар мәҗлесләрендә елдан-ел күбрәк кешеләрнең катнашуы да куанычлы хәл. Моның өчен район мәчетләрендә мөселманнарның ярдәме белән бөтен шартлар тудырылган. 
Аллаһы Тәгалә уразаларыбызны, тырышлыкларыбызны кабул кылсын, гөнаһларыбызны кичерсен! Һәрберегезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек телим!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса