Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Радик Ислямов Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикли

Муниципаль район башлыгы Радик Ислямов Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, барлык райондашларны Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләде.

 Котлау сүзендә: ”Ватанны саклаучылар көне – халкыбызның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Бу көннәрдә без күп буын солдатларның каһарманлыгы турында сөйлибез, хәрби бурычларын намус белән башкаручыларга, Кораллы Көчләребезнең данлы традицияләрен дәвам итүчеләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына тиңдәшсез батырлыклары өчен рәхмәт хисләребезне җиткерәбез. Ветераннарның тормыш шартларын яхшырту, республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашуларын тәэмин итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Аларның күбесе, олы яшьтә булуларына карамастан, бүген дә яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү эшендә катнашалар.
Бүгенге көндә районыбызның күп кенә асыл егетләре армия сафларында хәрби бурычларын намус белән үти. Без алар белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Хөрмәтле балыкбистәлеләр! Һәркайсыбызга тыныч күк йөзе астында бәхетле, матур яшәргә язсын! Сезгә исәнлек-саулык, тигез  гаилә тормышы, барлык эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар телим!”–дигән сүзләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса