Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Радик Ислямов Надыршиннар гаиләсен алтын туйлары белән котлап кайтты

Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында 2023 елның 15 маенда Балык Бистәсе поселогында яшәүче Раил Давод улы һәм Винера Хәбри кызы Надыршиннар гаиләсенә адреслы котлау оештырылды.

 Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Ислямов Радик Рәмис улы Надыршиннар гаиләсен 50 еллыгы, алтын туйлары белән котлады. Сәламәтлек, гаилә иминлеге теләп, Радик Рәмис улы истәлекле бүләк һәм Рәхмәт хаты тапшырды. Надыршиннар гаиләсе өчен район мәдәният йорты хезмәткәрләре музыкаль бүләк әзерләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса