Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Радик Ислямов: «Бу көн безне берләштерә һәм авырлыклар, сынаулар алдында җиңелә алмаслык итә»

Җиңү көне! Бу сүзләрдә ачы күз яше һәм югалтулар. Бу куркыныч еллардагы вакыйгалар һәр гаиләгә, һәр кешегә кагылган.

Бәхеткә, күпләребез сугыш авырлыгын күреп белми.Ләкин без сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган сугышчыларга, шулай ук Җиңүнең данлы көненә лаеклы килеп җиткән геройларга бурычлы. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары тарихның сугышчан, батыр бите булып тора, алар турында онытмау, аларны хөрмәтләү – барлык кешеләрнең изге бурычы.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт гимннары яңгырый. Сүз Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Радик Ислямовка бирелә.
- Һәр халыкның тормышында әһәмиятле һәм бик мөһим дата бар. 1945 елның маеннан ничә ел үтсә дә, без Җиңү көнен һәм аның халкыбызга нинди бәя белән бирелгәнен хәтерлибез. Бүген, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү көнендә, без тагын бер тапкыр өлкән буынга – әти-бабаларыбызга хөрмәт белдерәбез. Бу көн безне берләштерә һәм авырлыклар, сынаулар алдында җиңелә алмаслык итә. Безнең бүгенге бурычыбыз – яшь буынга нинди бәя, нинди гаять зур батырлык, ихтыяр көче белән җиңү яуланганын җиткерү.
Хөрмәтле ветераннар, район халкы һәм кунаклар! Бу бөек бәйрәмдә сезгә чын күңелдән сәламәтлек, иминлек, аяз күк йөзе телим, - диде ул котлау чыгышында.
Бәйрәм ел саен тантаналы рәвештә уза. Ул төрле буын кешеләрен – сугышны үткәннәрне дә, өченче меңъеллыкта туган яшьләрне дә берләштерә.
«Хәтер мәңге яши» театральләштерелгән прологы барысын да куркыныч сугыш еллары вакыйгаларына кайтара.
Без ветераннарга тынычлык, бәхетле тормыш өчен рәхмәт әйтәбез. Аларга хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән  чәчәкләр тапшырылды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов балыкбистәлеләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлады.

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы фитләрендә укый аласыз

Автор Таңсылу Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев