Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Радик Ислямов барлык балыкбистәлеләрне Яңа ел бәйрәме белән котлый

Хөрмәтле якташлар, районыбыз кунаклары! Сезне якынлашып килүче 2023 ел белән кайнар котлыйм!

 Яңа ел - якты өметләр һәм шатлыклар көтү вакыты. Матур традиция буенча без бу көннәрдә бер- беребезне яхшы теләкләр белән котлап кына калмыйбыз, ә бәлки узган ел башкарган эшләргә йомгак ясыйбыз, киләчәккә планнар билгелибез. 
Узып баручы ел мөһим вакыйгаларга бай булды. Районда яңа социаль объектлар ачылды, ел дәвамында дәүләт программаларын, милли проектларны тормышка ашыру, биналарны капиталь ремонтлау, территорияләрне төзекләндерү, юлларны яңарту буенча эшләр тукталмады.
Хөрмәтле якташлар! Узган ел туган районыбызны үстерүгә фидакарь хезмәтләре белән зур өлеш кертүчеләргә, алга таба да бу юнәлештә көчләрен, сәләтләрен кызганмаучыларга зур рәхмәтемне җиткерәм. 
Яңа - 2023 ел тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә тагын бер ныклы адым булсын, һәр йортка бәхет, тынычлык һәм уңышлар алып килсен!
Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын! Яңа елның һәр көнен мәхәббәт һәм игелеклелек җылытсын!

Радик Ислямов, 
Балык Бистәсе муниципаль районы 
башлыгы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса